Тарман Шанмугаратнам: «Мин Татарстан җитәкчелегенең үсешкә һәм хезмәттәшлеккә омтылышы белән тәэсирдә калдым»

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасына визитыннан тәэсирләре белән Сингапур Премьер-министрның урынбасары, Финанслар министры Тарман Шанмугаратнам Россия Премьер-министрның урынбасары Игорь Шувалов рәислеге астында үткән Россия-Сингапур хөкүмәтара комиссиясе утырышы барышында уртаклашты. Комиссия эшендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачканда, Тарман Шанмугаратнам, Татарстан белән хезмәттәшлекне ассызыклап, Сингапурның Россия регионнары белән үсә торган хезмәттәшлекне билгеләде.

«Мин Татарстан җитәкчелегенең үсешкә һәм хезмәттәшлеккә омтылышы белән тәэсирдә калдым», - дип Шанмугаратнам әфәнде билгеләде.

Комиссия утырышы азагында берничә килешүгә кул куелды. Мәсәлән, Игорь Шувалов һәм Тарман Шанмугаратнам булуында Иннополис университеты һәм Сингапур милли университеты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International