«Балтач Хәләл – 2014» кысаларында Россиянең өч регионы чикләрендә Регионара авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать паркын булдыру буенча киңәшмә үтте

2014 елның 14 сентябре, якшәмбе

Формалаша торган регионара үсеш зонасына Татарстан Республикасының Балтач районы, Киров районының Малмыж районы һәм Марий Эл Республикасының Мари-Турек районы керде.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов рәислеге астында киңәшмә киң составта үтте. Мәсәлән, анда Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык министрлыгы, Марий Эл Республикасының икътисади үсеш һәм сәүдә министры, AV Group компаниясе, Балтач районы башкарма комитеты, Мари-Турек районы, Татарстан Республикасының сәүдә-сәнәгать пулаты, Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе, «Балтач» Хәләл индустриаль паркы, «Хәләл» индустриясенең милли ассоциациясе, Татарстан Республикасы мөселманнарының Рухи рәислегенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты вәкилләре катнаштылар.

Регионара үсеш зонасы концепциясенең нигезендә «икътисади үсеш коридорлары» дип аталган икътисади үсешне узып китә торган территорияләрне формалаштыру нигезендә социаль- икътисади трансформациянең уңышлы халыкара тәҗрибә ята. Концепция, шулай ук, махсус специальләштерү белән узып китә торган икътисади үсешнең территориаль зоналар регионара элемтәләр үсеше максатында чыгару кирәклегенә нигезләнә. Әлеге зоналарның функциональләштерүнең төп механизмы – җитештерү көчләрнең тармаклы тупланышы.

Регионара авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать паркын булдыру идеясы бөтен өч районнарның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать юнәлешендә нигезләнгән: аларны терлекчелек, үсемлекчелек, ит һәм сөт эшкәртү өлкәсендә эш берләштерә. Проект чикле районнарда эшкәртү, эффектив транспорт логистикасы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә техник һәм оештыру ярдәм белән тәэмин итүче комплекслы инфраструктура һәм продукция сатуын оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

Икътисади үсешнең регионара коридорын булдыру идеясы турында уртаклашып, киңәшмәдә катнашучылар тәкъдим ителгән концепцияләр буенча уртаклашу өчен эшлекле группаларны булдыру турында килештеләр.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International