Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе «Шәһәрләрнең киләчәге» эшлекле группа составына керде.
Глобаль шейперлар берләшмәсенең Казан вәкиллеге Бөтендөнья икътисади форумының регламенты буенча Линар Якупов инновацион җәмгыятьнең яңа модеде үсешенә зур өлеш кертү өчен атадылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесеннән башка Евразиядән 2014-2016 елга Глобаль чакырунамә буенча киңәшмәсендә «Күпмилләтле аспект» эшлекле группасы составына Россия Сбербанкы Президентының киңәшчесе Рубен Варданян керде.
Белешмә
Бөтендөнья икътисади форумының (The World Economic Forum) Глобаль чакырунамә буенча киңәшмәсе 2008 елда барлыкка килгән. Аның составына 87 ил вәкилләре керә. Дөньяда хәзер шундый 86 берләшмә бар, аның составына дөнья корпорацияләр һәм сәнәгый гигантларның топ-менеджерлары, идарә итүчеләре, танылган финанс һәм икътисад белгечләре керә.
Киңәшмә эше халыкара чакырунамәнең перспектив һәм беренче бурычларны билгеләү һәм индустрия һәм инвестицияләр үсеше өлкәсендә региональ һәм халыкара сорауларны чишүгә юнәлгән.
Онлайн режимда регуляр рәвештә эштән башка Глобаль чакырунамә буенча киңәшмә вәкилләре һәр елны БГЭ Саммитында бергә җыела. Анда алар иң актуаль проблемалар буенча уртаклашалар, мәсәлән, глобаль хәтәрләр, үсешнең соңгы тенденцияләре һәм перспектив уйлайлар. Глобаль чакырунамә буенча киңәшмәнең тәкъдимнәре Давоста һәр елны үтә торган Бөтендөнья икътисади форумының очрашуында каралачак.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте