Татарстан һәм Чехия хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе

Татарстан һәм Чехиянең Көньяк Моравия регионы арасында мәдәни, җәмгыяви, фәнни-техник һәм сәүдә-икътисади өлкәләрендә аралашу турында документка кул кую церемониясе Рөстәм Миңнехановның Чехиягә визиты кысаларында үтте.

2014 елның 25-27 сентябрендә үткән визит барышында Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасының Президенты Милош Земан белән очрашу узды. Очрашуда химия, нефтехимия, машина төзү, энергетика, туризм, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек сораулары каралды. Шулай ук Чехиянең сәүдә һәм сәнәгать министры Ян Младек, Чехия Парламентының депутатлар пулаты рәисе Ян Гамачек һәм республиканың эшлекле даирәләре белән очрашулар узды.

Брно шәһәрендә Татарстан Республикасының делегациясе Technology Innovation Transfer Chamber (TITC) фәнни-тикшеренү үзәгенең ачышында катнашты. Ул Көньяк Моравия Сәүдә-сәнәгать пулатының иң төп проектларның берсе булып тора: Брно университеты белән хезмәттәшлектә барлыкка килде.

Татарстан һәм Чехиянең Көньяк Моравия регионы арасында мәдәни, җәмгыяви, фәнни-техник һәм сәүдә-икътисади өлкәләрендә аралашу буенча һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать пулаты һәм Ул Көньяк Моравия Сәүдә-сәнәгать пулаты арасында килешүләргә кул куелды.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International