Регион делегациясе Малайзиягә эш визиты белән килде. Анда BLESS (Business Licensing Electronic Support System) инвестицион проектларына алып бару электрон системасын уйлап табучы – XYBASE компаниясе, система эшен оештыру һәм аны кертү өчен җаваплы Малайзиянең министрлыклары һәм идарәләре җитәкчеләре белән очрашулар үтә.
Татарстан делегациясе составына Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Агентлык эшчеләре, регионның минитсрлыклары һәм идарәләре вәкилләре керделәр.
Визит Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Сингапурга эш сәфәре нәтиҗәсендә оештырылды. Регион башлыгы XYBASE компаниясенең җитәкчелеге белән очрашты һәм яклар Татарстан Республикасында Малайзия бизнес проектларын мониторинглау дәүләт системасына охшаган системаны кертү перспективалары турында уртаклаштылар.
Белешмә
BLESS электрон системасы – виртуаль «бердәм тәрәзә», аның ярдәмендә компанияләр интернет-портал аша лицензия алу өчен гариза бирергә, шулай ук, онлайн режимда аның хәлен карый алалар. Берәр оешмада гариза озак вакыт буенча каралса, BLESS системасы автоматик рәвештә моның турында министрлыклар һәм идарәлекләрнең эш алып баруын күзәтүче махсус дәүләт органга хәбәр итә.
BLESS эше Малайзиядә бик уңышлы булды. Аңа кадәр лицензия һәм рөхсәт алу вакыты якынча 285 көн булды, ә системаны керткәч, әлеге вакыт 60-80 көнгә кадәр кимеде. 2007 елда әлеге системаны кертүдән Малайзия «Бизнес алып бару» Бөтендөнья банкы рейтингында 25-нче урыннан 12-нче урынга күтәрелде.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте