Cyberjaya City мәйданына визит Татартсан Республикасы делегациясенең эш визиты кысаларында үтте. Визит BLESS (Business Licensing Electronic Support System) Малайзия бизнес проектларын мониторинглау дәүләт системасын кертү тәҗрибәсен карау өчен оештырылды.
Cyberjaya югары технологияләр зонасы мультимедияле суперкоридорның үзәге булып тора. Cyberjaya проекты 1997 елда башлап җибәрелде һәм Малайзиянең Силикон Аланы кебек танылган. Куала-Лумпурдан 50 км ераклыкта Сепанг районында урнашкан Cyberjaya City гомуми мәйданы 2800 га тәшкил итә. Хәзер бары тик 27% үзләштерелгән. Проектның башлап җибәрүдән 1,6 млрд. доллар аның инфраструктура үсешенә тотылды.
Cyberjaya үсеше буенча отышлы системалы сәясәт нәтиҗәсендә шәһәрдә 621 компания урнашкан (IT-компанияләр күбрәк), алардан 35 транснациональ булып тора; уку, яшәү һәм эшләү өчен бөтен кирәк инфраструктура бар. Cyberjaya шәһәренең халыкы хәзер 40 мең кеше тәшкил итә.
Cyberjaya City территориясендә Multimedia University ачылган, анда 20 мең кеше укый, тикшеренүләр нанотехнологияләр, виртуаль чынбарлык һәм робот төзү өлкәсенә юнәлгән 13 тикшеренү үзәге эшли.
Белешмә
1996 елда Малайзиядә «Multimedia Super Corridor» дәүләт программасы булдырылды. Программа буенча Малайзия IT аренасында тиз үсүче дәүләткә әйләнергә тиеш. Программа эченә Малайзиягә чит ил компанияләре һәм аларның капиталын актив җәлеп итүгә юнәлгән һәм ул илдә IT үсешенә этәргеч булачак дип көтелә.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте