Дәүләт хезмәтләрен бирү процедуралары һәм булган регламентларны оптимизацияләү һәм эшмәкәрләр белән эш итүнең иң яхшы тәҗрибәсе буенча белем программасын Россия Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясе белән бергә Стратегик инициативалар агентлыгы оештырды.
Белем тренингы нигезендә Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат хәленең Милли рейтингын куллануның иң яхшы тәҗрибәсе тора. Алар эченә «Электр ятьмәләренә тоташтыру», «Төзелешкә рөхсәт алу», «Бизнес өчен институтлар», «Финанс стимульләштерү һәм кече бизнеска ярдәм итү» кебек юнәлешләр керә.
Татарстан Республикасының эшлекле группа составында семинарда Татарстан Республикасының Президент Аппаратының Эксперт рәислегенең Баш киңәшчесе Айдар Вагизов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының икътисад министры урынбасары Артём Здунов, «Татарстан Республикасының гарантия фонды» директоры Сергей Болотаев катнашты. Тренингта, шулай ук, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан мэриясенең шәһәр төзү рөхсәтләре рәислеге вәкилләре катнаштылар.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте