Татарстан делегациясе Gehl Architects компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

2014 елның 10 октябре, җомга

Копенгагенда урнашкан компания офисында шәһәр тирәлеген оештыру һәм «Зур Казан» проекты концепциясен формалаштыру өлкәсендә алдагы аралашу сораулары буенча уртаклаштылар.

Gehl Architects компаниясе презентациясендә компанияне булдыру тарихы, Копенгаген шәһәр тирәлеген үзгәртү тарихы билгеләнде. Компания һәм аңа нигез салучы Ян Гейл шәһәр тирәлеген үзгәртү өлкәсендә пионерлар булып торалар. Беренче җәяүле урам Копенгагенда 1962 елда барлыкка килде, 1973 елда бу инде урамнар ятьмәсе иде. Вакыт белән шәһәрдә ял итү, җәяүле урамнар һәм скверлар, мәйданнар күбрәк барлыкка килде.

Җәяүле зоналарны булдыру барышында бу урамнарда бизнес үсеше акрынаю, кешеләр саны һәм монда урнашкан кибетләрдә сәүдә күләме кимү кебек шөбхәләр булды. Әмма кешеләр өчен тирәлекне арттыру барышында кеше агымы да артты. Алга таба җәяүле урамнарны шәһәр үзәгендә генә түгел, башка районнарда ясарга дип карар ителде.

Копенгагенда велосипедистларның зур агымы, шулай ук, алар өчен махсус юллар оештыру белән бәйле. Шәһәр тирәлеген оештыру өлкәсендә тикшеренүләр җәяүлеләр өчен урыннар, балалар мәйданнары, сквер һәм парклар барлыкка килү белән шәһәрдә яшәүчеләрнең мөнәсәбәте, аларның тәртибе үзгәрүен күрсәтте. Булган үзгәрешләр детальләрен Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасының делегациясенә җәяле экскурсия барышында күрсәттеләр. Аның барышында Gehl Architects вәкилләре төп җәяүле юлларны күрсәттеләр, Копенгагенда яшәүчеләре һәм кунаклар өчен ял итү урыннарын оештыру белән таныштырдылар.

 

Белешмә

Gehl Architects – шәһәр тирәлеге һәм дизайн тикшеренүләре өлкәсендә консалтинг компаниясе. Ул Дания иленең Копенгаген шәһәрендә урнашкан. 2000 елда Хелле Сохольт архитекторы һәм Ян Гейл профессоры компаниягә нигез салдылар. Компаниядә архитектура өлкәсендә берничә бүләге бар. Ул Америка архитекторлар институтының хөрмәтле вәкиле булып тора.

Компаниянең клиентлары арасында Копенгаген муниципалитеты, Нью-Йорк транспорт департаменты, Мельбурн Шәһәр киңәшмәсе, Пекин (Кытай) Энергетика фонды, Брайтон һәм Хоув (Великобритания), Крайстчерч (Новая Зеландия)  шәһәрләренең киңәшмәсе, Мәскәү шәһәренең Генераль планы институты керә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Gehl Architects компаниясенә нигез салучы Ян Гейлның беренче очрашуы 2014 елның маенда үткән Петербург халыкара икътисади форумында булды, август азагында Гейл әфәнде җитәкчелегендә делегация Татарсан Республикасына килде.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International