Татарстан Республикасы һәм «Данфосс» Дания компаниясе хезмәттәшлекне дәвам итә

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Регион һәм халыкара Дания концерны арасында хезмәттәшлекне ныгыту һәм дәвам итү нияте турында Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Копенгагенда компания җитәкчелеге белән очрашу кысаларында белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, «Данфосс» компаниясендә Россиядә эш итүнең зур тәҗрибәсе бар, ә Татарстан белән компанияне якын һәм нәтиҗәле мөнәсәбәтләр бәйли. Президент һәм «Данфосс» Башкарма директоры Нильс Кристиансен Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек канәгатьләндерә һәм компаниянең алдагы эш ниятен ассызыклады. Аның сүзләре буенча, компанияне Россиядә урнаштыру дәвам итәчәк. Мәсәлән, Түбән Новгородта завод төзү буенча проект эше бара.

Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе өчен Россиядә “Данфосс” яңа проектлары презентациясе үтте. Компания вәкилләре билгеләгәнчә, соңгы елларда Россиягә инвестицияләр саны 80 млн. евро тәшкил итте, Россия эшханәләрендә эшчеләр саны якынча 1 мең кеше булып тора.

 

Белешмә

2014 елның маенда Казанда энергия саклау технологияләр буенча бердәм конференция үтте. Аның кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Данфосс» компаниясе арасында хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды. ТКХ (рус. ЖКХ) һәм төзелеш, сәнәгать һәм энергетика өлкәсендә җылылык белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү буенча берничә проект әзерләнде; электр энергиясен экономияле куллану проектлары уйлап табыла; Татарстанның алда баручы оешмалар белән хезмәттәшлек алып барыла. Мәсәлән, КДЭУ (рус. КГЭУ) белән хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куйдылар.

Белән Казанда якынча 1,5 мең объект һәм Яр Чаллыда 1 меңнән артык объектка «Данфосс» җитештерүе җиһаз бирелде, алар арасында Универсиаданың төп спорт объектлары бар. Республиканың алда баручы оешмаларда электр энергия куллануын киметү буенча «Данфосс» технологияләре кертелде (ТАИФ, «Нижнекамскнефтехим», ААҖ «Аммоний» һәм башкалар). МИЗ «Алабуга»да кайбер эшханәләр-резидентларның биналары «Данфосс» энергия саклау җиһазлары белән тәэмин ителгән.

 

Чыганак: Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International