Шимбә көнне чарад катнашкан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре Нагорный авылында агач утырттылар.
Табигать саклау чарасы 2011 елдан Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасының министрлар кабинеты карары буенча үтә. Аның максаты – республиканың урман байлыкларын яңарту гына түгел, әмма кешеләрнең урманны саклауга игътибарны юнәлдерү булып тора.
Соңгы нәтиҗәләр буенча (чара 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк) 11 октябрьдә республика территориясендә 380 га мәйданында 3,5 млн. төрле утыртмалар утыртылды. Язда агачларны утырту чарасы 26 апрельдә үтте, анда 700 меңнәр артык кеше катнашты, 400 га мәйданында 3,5 млн. утыртмалар утыртылды. Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, 2014 елда «Урман утырту көне» язгы-көзге чараларында республикада 1,35 млн. кеше катнашты, 7 млн. артык утыртма утыртылды.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте