Мәскәүдә «Ачык инновацияләр» форумы ачылды

2014 елның 14 октябре, сишәмбе

«Ачык инновацияләр» III Инновацион үсеш буенча Мәскәү халыкара форумы эшендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов катнаштылар.

«Дөньяның яңа инновацион картасы: илләр арасында технологик аерманы ничек киметергә» пленар утырышында Россиянең Премьер-министры Дмитрий Медведев һәм Кытайның Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Ли Кэцян чыгыш ясадылар. Рөстәм Миңнеханов регионнарның технологик үсеше приоритетларын билгеләү, инновацион продукциягә таләпләргә ярдәм итү, шулай ук, Россия-Кытай бердәм проектлары кысаларында халыкара хезмәттәшлеккә багышланган форумның губернатор сессиясе барышында чыгыш ясады.

Бу елда Кытай «Ачык инновацияләр» III Инновацион үсеш буенча Мәскәү халыкара форумының партнеры булып тора. Россия-Кытай мөнәсәбәтләре тарихында әлеге форум инновацияләр өлкәсендә беренче масштаблы хезмәттәшлек мисалы булып тора. «Ачык инновацияләр» глобаль дискуссион мәйданы яңа заманча технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек перспективаларына багышланган.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International