Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын алды

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының коллективын яңа җитәкче белән Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков таныштырды.

Агентлык коллективы белән очрашуда Ильдар Халиков билгеләгәнчә, Линар Якупов Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе булып билгеләү моментыннан агентлыкны булдыру кирәклеге расланды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы, Линар Якупов һәм Агентлык командасына уңышлы эш өчен рәхмәт белдереп, Агентлыкның  инвестицияләрне җәлеп итү, норматив-хокук базасы үсеше, KazanSummit кебек масштаблы форумны үткәрүдә күрсәтелгән хезмәтне ассызыклады.

Ильдар Халиков, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының яңа җитәкчесен агентлык коллективына таныштырганда, Талия Миңнуллина агентлык эшен дәвам итергә генә түгел, әмма Агентлыкка яңалыкны кертә алачак дип ышанычлык белдерде.

Якупов Линар Габдельнур улы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 17 октябереннән ПУ-992 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе вазыйфасыннан азат ителде. Миңнуллина Талия Илгиз кызы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елның 17 октябереннән ПУ-993 номерлы боерыгы белән Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе вазыйфасына билгеләнде.  Элек Талия Миңнуллина Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты дәүләт хезмәте үсеше бүлеге рәисе булып эшләде.

 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International