Татарстан Республикасы, Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы чикләрендә Үсеш алган регионара территорияне булдыру перспективалары буенча сөйләшүләрнең икенче киңәшмәсе Марий Эл Республикасының Мари-Турек авылында үтте.
Искә төшерик, эш группаның беренче утырышы 2014 елның 13 сентябрендә Балтачта үткән Регионара сәүдә ярминкәсе кысаларында үтте. Формалашучы регионара территориясенә Татарстан Республикасының Балтач районы, Киров өлкәсенең Малмыш районы һәм Марий Эл Республикасының Мари-Турек районын кертергә планлаштырыла.
Эш группаның киңәшмәсе зур состав белән үтте. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының киңәшчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин, Балтач районының бизнес һәм хакимият вәкилләре катнаштылар. Марий Эл Республикасыннан икътисади үсеше һәм сәүдә министры урынбасары Маргарита Лежнина, Марий Эл Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Игорь Губин, Мари-Турек районының хакимият башлыгы Сергей Решетов, авыл хуҗалыгы рәислеге башлыгы Алексей Суворов, хакимият һәм республиканың якын районнары эшханәләре вәкилләре катнаштылар.
Киров өлкәсеннән эш группаның утырышына Киров өлкәсе Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы һәм азык департаменты башлыгының урынбасары Евгений Софронов, Киров өлкәсе Хөкүмәтенең икътисади үсеш департаменты башлыгының урынбасары Наталья Кряжева, Малмыш районы хакимияте башлыгы Александр Костюнин килде.
Уртаклашуда үсеш алган регионара зонасын булдыру концепциясе, логистик үзәкләр һәм идарә итүче компанияне булдыру перспективалары, бердәм бренд һәм проект үсешенең стратегиясен формалаштыру турында сөйләштеләр. Шулай ук, логистик элемтәләрне булдыру һәм регионара аралашу, сату һәм продукцияне эшкәртү проблематикасы турында уртаклаштылар.
Сөйләшү нәтиҗәләре буенча приоритетлы чаралар һәм аларны булдыру вакыты билгеләнде. Аларны проектта катнашучы һәр регионның дәүләт органнары эшләргә тиеш.
Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте