Татарстан һәм Камчатка өлкәсендә үзара табышлы икътисади хезмәттәшлек үсеше өчен зур потенциалы бар. Моның турында бүген Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Илюхин белән очрашу барышында белдерде. Казан Кремлендә үткән очрашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның беренче вице-премьеры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Татарстан Президенты республиканың Камчатка өлкәсенең продукциясен тормышка ашыру өчен урынны оештыру әзерлеге турында белдерде, мәсәлән, беренче вакытта Агропромпаркта мәйданны бирү.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, Татарстанда Камчатка өлкәсе өчен кызык була алырлык күп төрле машина төзелеше продукциясе җитештерелә.
Камчатка өлкәсенең губернаторы Владимир Илюхин үз чиратында Рөстәм Миңнехановны Татарстанга килү һәм республиканың казанышлары белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу ахырында Владимир Илюхин Зөя шәһәр-утравы белән соклануын күрсәтте. “Камчатканың укучылары Казанга килсеннәр, шулай ук Зөя шәһәр-утравын карасыннар дип телим, алар илебезнең матурлыгын һәм бөеклеген белергә тиеш”, - дип өлкә губернаторы әйтте.
Очрашу нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасының Президенты әлеге сәфәрне оештыру буенча махсус йомышлар биргән.