Талия Миңнуллина Санкт-Петербург делегациясе белән очрашты

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
4 декабрьдә Вице-губернатор Михаил Мокрецов башлыгында Санкт-Петербург делегациясе составында Инвестицияләр буенча комитет вәкилләре Татарстан Республикасына Санкт-Петербург мәдәни-эшлекле миссиясендә катнаштылар. Казанга визиты кысаларында делегация вәкилләре Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән ике регионның эшлекле контактлар биржасын ачтылар, шулай ук «IT-парк» һәм «Химград» Технополисын карадылар.

Санкт-Петербург инвестицияләр буенча комитет вәкилләре Татарстан Республикасына визиты программасының төп пункты Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына килү булып тора. Агентлык җитәкчелеге белән очрашу кысаларында инвестицион проектларны тормышка ашыруда бизнес оешмалары белән аралашуның эффектив механизмнары, шулай ук, РФ субъектлары өчен стратегик мәсьәләләренең берсе булган регионның инвестицион климатын яхшырту буенча сөйләштеләр. Шулай ук АТИХ (рус. АТЭС) илләреннән инвестицияләрне җәлеп итү буенча сөйләшү процессының үзенчәлекләре һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча РФ регионнары һәм чит илләре белән аралашу системасы, алар арасында Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе белән аралашу перспективалары каралды.

Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең югары инвестицион потенциалы һәм түбән инвестицион хәтәрләре булган регионнар санына керә. “Инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләре белән алмашу һәм безнең регионнар арасында эшмәкәрлек өчен уңай тирәлек булдыру тоткан урыннарны ныгыту һәм бу өлкәдә тагын да эффектив эш төзүгә ярдәм итә”, - дип Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International