Татарстан Республикасының Президенты һәм «Зорлу Холдинг» компаниясе рәисе очрашу уздырдылар

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

2014 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында  «Зорлу Холдинг» компаниясе рәисе Ахмет Зорлу һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов арасында очрашу узды. Республика вәкилләре арасында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.

Яклар үзара кызыксыну булдырган темаларга сөйләштеләр.

Беренче сорау Татарстан Республикасының потенциалын куллану белән полимер нигезендә тукыма кластерын булдыру булып торды. Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, әгәр нигезендә синтетик материаллар булса, әлеге юнәлеш перспектив булып торачак. Безнең чимал потенциалын кулланырга кирәк дип белдерде. Президент карары буенча, әлеге юнәлеш үсеше вариантларын карачак эш группасы булдырылачак. Республика ягыннан эш группасына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, ААҖ «Татнефтехиминвест-холдинг» вәкилләре керәчәкләр.

Икенче сорау Татартан, аеруча, Казан территориясендә күәтләрне булдыру өлкәсендә бердәм проектлар турында булды. “Бүген республика башкаласында  электр энергия җитмәве билгеләнә”, - дип Рөстәм Миңнеханов әйтте. Аеруча дефицит Казанның Республика клиник хастаханәсе районы, “Алабуга” махсус икътисади зонасына карый. Бу сорауны карау өчен шулай ук энергетика өлкәсендә белгечләр керә торган эш группасы булдырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International