Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча халыкара көнгә багышланган түгәрәк өстәл утырышы үтте

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча халыкара көнгә багышланган мөһим иҗтимагый дискуссия тугызынчы декабрьдә Казан IT-паркында үтте. Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Киңәшмәгә еллык посланиесында халыкның ришвәтчелеккә каршы хисен формалаштыру мөһимлеге ассызыкланды. Әлеге процесста төп бурыч ришвәтчелек моделе тирәлегендә җәмгыятьнең түземсезлек атмосферасын булдыру булып тора,монда тәрбия һәм мәдәният, төрле чикләүләр карала.

Чарада катнашучыларга Татарстанда ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган фильм күрсәтелде, анда, мәсәлән, Ришвәтчелеккә каршы сәясәте буенча Татарстан Республикасының Президенты идарәлеге эшчәнлеге ачылды.

“Түгәрәк өстәл” эшен йомгаклаганда Фәрит Мөхәммәтшин монда каралган сораулар һәм тәкъдимнәр җавапсыз калмыйлар, ә кайбер фикерләр алдагы кануннарны булдыру эшендә тема була алачаклар дип ассызыклады.

Республикада ришвәтчелеккә каршы көрәш төрле якларда бара. Татарстан, Россия регионнары арасында беренче булып Ришвәтчелеккә каршы сәясәт  стратегиясе һәм “Ришвәтчелеккә каршы көрәш турында” кануның кабул итте, республикада 2012-2014 елларга Комплекслы ришвәтчелеккә каршы программа тормышка ашырыла, ә июльдә Татарстан Республикасының Хөкүмәте 2015-2020 елларга Ришвәтчелеккә каршы сәяәсәтне тормышка ашыру программасын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International