Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы кадрлар резервларын формалаштыра

2014 елның 26 декабре, җомга


Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы кадрлар резервларын формалаштыра Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь башында республиканың “конкурентлы потенциал”ны тудыручы яшьләрнең үзен тормышка ашыру өчен системлы эш һәм талантлар үсеше өчен тирәлекне булдыру кирәклеге турында белдерде. Шуның өчен Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы үзенең командасына чакыру ясады: хәзер кадрлар резервына критерияләргә туры килә торган теләгән кеше керә ала. Алдагы вакытта бу дәүләт хезмәткәрләре рәтенә конкурссыз керергә мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) - Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлык, инвестицияләрне җәлеп итү, инвестицион проектларны алып бару һәм тормышка ашыру,  яхшы инвестицион климат һәм инвестицион җәлеп итүчәнлекне формалаштыру һәм үстерү, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү өлкәсендә эш алып бара торган башкарма хакимият органы булып тора. “Агентлыкның приоритетлы максаты – республиканың инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә лидерлы урынын алуын тәэмин итү. Инвестицияләрне җәлеп итү үз чиратында яңа эш урыннарын булдыру, республакада яшәүчеләрнең тормыш шартларын арттыру, талантларның республикада калуын рөхсәт итә. Төрле көчле һәм горур команда буларак, безгә көчле “запаслар скәмиясе” кирәк”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде. ТР ИҮА белгечләрен нәрсә көтә? Монда кызыклы эш, инвесторлар белән аралашу тәҗрибәсе, чит ил телләрен яхшырту, профессиональ үсеш, бонуслар, Татарстан Республикасының икътисади үсешенә өлеш кертү һәм иң мөһим җәмгыятькә файда бирү мөмкинлеге бар. ИҮА командасы бөтен дөнья белән эш итү мөмкинлеген ала: Татарстан ел саен дөньяда таныла бара. Белгечләрнең сәләтләре һәм югары квалификация республика өчен уникаль чишелешләрне тормышка ашырырга һәм яңа мөмкинлекләр ачырга рөхсәт итә. 2014 елның 10 нчы декабрьдән 30 декабрьгә кадәр теләгән кешеләр Агентлык хезмәтенең төрле бүлекләре кадрлар резервына керү конкурсында катнаша алалар. Алар арасында инвестицион проектларны тикшерү бүлеге, инвестицион проектларны алып бару һәм ярдәм итү, информацион-аналитик бүлеге, дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге, финанс чутлау һәм дәүләт сатып алу, юридик бүлек, материаль-техник тәэмин итү, массакүләм матбугат чаралары белән эш итү секторы бар. Конкурста катнашу җиңел: ИҮАга документлар (тулы мәгълүмат сайтта - http://tida.tatarstan.ru/rus/kadr/obyavleniye.htm) бирү, әлбәттә, квалификацион таләпләргә туры килү (югары белем алу, дәүләт хезмәтендә бер ел яисә үз белгечлек буенча ике ел эшләү, чит ил телләрен белү). Шулай ук үз үзен презентацияләү булачак.   Конкурс турында тулы мәгълүмат ТР ИҮА сайтында “Кадрлар сәясәте” (рус. «Кадровая политика») бүлегендә урнашкан. Документларны кабул итү: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 50, һәр көн (ял һәм бәйрәм көннәреннән башка) 9.00 дән 17.00 гә кадәр (юридик бүлек) 2014 елның 10 декабреннән 30 декабренә кадәр.

Контактлар өчен шәхес: Шайхутдинова Г.И. E-mail: G.I.Shayhutdinova@tatar.ru

Телефон: (843) 570-40-01


Фото: http://tida.tatarstan.ru/rus/pressa/foto.htm/photoreport/639015.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International