11 нче гыйнвардан 13 нчеп гыйнварга кадәр Һиндстанның Гандинагар шәһәрендә “Энергетик Гуджарат-2015” (Vibrant Gujarat) халыкара инвестицион форумы – Евразия һәм дөньяда иң зур икътисади вакыйгаларның берсе үтә. Чараны Гуджарат штатының хөкүмәте һәм Һиндстан үзәк хөкүмәте ярдәмендә Сәнәгать Конфедерациясе оештыра.
Чара кысаларында 111 илдән 8500 дән артык катнашучы тәҗрибә белән алмашалар, яңа партнер һәм инвестицияләрне җәлеп итү юлларын табалар, шулай ук икътисадта аралашу ысулларын булдыралар. “Энергетик Гуджарат” 11 гыйнварьдә зур халыкара оешмалар һәм корпорацияләр җитәкчеләре, министрлар, хөкүмәт башлыклары катнашуы белән ачылды. Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов йомышы буенча форумда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаша.
Пленар утырышны ачканда, Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди кунакларны җылы сәламләде. “Безнең форум – Давос эшләвен аңлата. Без Һиндстанны җитештерүнең глобаль үзәгенә әйләндерергә омтылабыз. Бөтен дөнья бер гаилә булырга тиеш: Vasudhaiva Kutumbakam”, - дип билгеләде. Һиндстан хөкүмәте “акыллы” шәһәрләрне төзергә ниятләнә, монда махсус игътибар инфраструктура үсеше һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә булачак.
“Һиндстан Премьер-министры, шулай ук башка форум спикерлары докладлары Татарстанның үз вакытында приоритетларын кую һәм вакыт, дөнья тренды белән бергә баруын күрсәтә”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Пленар утырышта бөтен дөньядан югары дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Шулай, БМО (рус. ООН) Генераль секретаре Пан Ги Мун “планетада яшәүче 7 млрд. кешенең яшәвен тәэмин итү өчен” 2030 елга “универсаль энергетика” булдыру кирәклеге турында белдерде. Шулай ук, климатик үзгәрешләрдән дөньяны саклау турында әйтте. Бөтендөнья банкы Президенты Джим Йонг Ким 2030 елга кешелекике максатны җитергә тиеш: ярлылыкны бетерү һәм рәхәтләнеп яшәү. “Безнең уңышыбыз Һиндстан белән дә бәйле. “Инвесторлар һәм эшмәкәрләр өчен киләчәккә оптимистик карашлар булуына күп сәбәпләр бар”, - дип халыка финанс корпорациясенең башлыгы билгеләде. Моннан башка, Ким әфәнде электр җитештерүе өчен кояш энергетикасын булдыру белән бәйләнгән масштаблы проект турында сөйләде. АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри билгеләгәнчә, Гуджарат – үзгәрешләр, мөмкинлекләр һәм энергия символы булып тора. Бутан Премьер-министры Церинг Тобай үз иленә инвестицияләрне кертергә чакырды, монда ул булачак инвесторлар өчен таләп куйды: “Мин сезгә илнең мәдәният, эчке дөнья һәм гадәтләр белән танышу белән генә инвестицияләргә рөхсәт итәрмен!”
Австралия икътисади үсеш министры Эндрю Робб “Яшел континентның” тәҗрибәсен кулланврга чакырды: аның сүзләре буенча, шәхси секторның медицина һәм белемгә керү икътисадның алга баруына ярдәм итәчәк. Канада гражданлык һәм күченү министры Крис Александер форум катнашучыларының игътибарын инветицион климат өчен уңай булган фактор булып төрле мәдәниятләрнең тату яшәвенә юнәлдерде. Япония икътисад, сәнәгать, һәм сәүдә министры Тосимицу Мотэги сүзләре буенча, 2014 елда Һиндстанга 1200 япон компания инвестицияләде. Бөекбритания сәүдә һәм инвестицияләр буенча министры лорд Ливингстон кызык статистика турында әйтте. Аның сүзләре буенча, Берләшкән Корольлек Һиндстанга Европа Берләшмәсенең башка илләрен бергә алып санаганда да күбрәк инвестицияли. Нидерландлар Тышкы эшләр министры урынбасары Саймон Смитс үз иленең Һиндстанга инвестицияләү буенча өченче урында торуын ассызыклады. Инвестицияләүнең күбесе шәһәрне планлаштыру, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы кебек өлкәләр булып тора. Сингапурдан делегация шактый зур булган: Хөкүмәтнең Баш министры Го Чок Тонг башлыгында 100 дән артык кеше.
Талия Миңнуллина, Татарстан-Һиндстан хезмәттәшлегенең үсеше буенча эш группасының рәисе буларак, приоритетлы бурыч – Рөстәм Миңнеханов биргән йомышларын эшләү, алар ноябрь аенда үткән “Һиндстан-Татарстан” форумы нәтиҗәсендә билгеләнгән икътисади аралашу өлкәләре – нефть эшкәртү, нефтехимия, ашламалар җитештерү, фармакология, машина төзелеше, IT-технологияләр һәм сәламәтлек саклау.
“Россиянең дус, стратегик партнеры, дөньяның өченче икътисады, башкалар белән бергә эшлекле хезмәттәшлекне арттыру, безнең илгә һәм республикага бөтен дөньядан инвестицияләрне җәлеп итү өчен зур мәйданны тәкъдим итә. 2017 елда безнең республикадан тагын да күбрәк кеше киләчәк һәм без хезмәттәшлекнең яңа нәтиҗәләрен күрәчәкбез”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
“Энергетик Гуджарат” халыкара форумы ике елга бер тапкыр үтә. Беренче форум 2003 елда үтте.
Саммит VIBRANT GUJARAT GLOBAL TRADE SHOW (VGGTS) төрле өлкәле күргәзмә белән бергә үтә. Vibrant Gujarat Summit кысаларында күргәзмә 100000 м. кв. та урнашачак. Аның белән бергә берничә махсус күргәзмә үтә.
Гуджарат штаты Һиндстанның икътисади яктан иң үсеш алган штатларның берсе һәм сәнәгать җитештерүнең иң тиз үсеш темпларын ала (соңгы 5 елда 10,4% уртача үсеш). Һиндстанның товарлар чыгаруда штат өлеше 16% тәшкил итә. 2013 елда Гуджарат иң иркен икътисади эшчәнлек штаты булып аталды, ә 2009 елда хөкүмәт инвестицияләү өчен махсус режим керткән.
Әлеге штат джинс тукымасы һәм бриллиант җитештерү күләме буенча дөньяда беренче урынны алды. Монда Тата Моторс Нано – иң бәрәкәтле машина җыела. Штат илдә мамык һәм балык җитештерү буенча беренче урынны ала. Монда Һиндстанда беренче булып газ скважинасы булдырылды, химик реагентларны күчүдә махсуслашкан беренче порт һәм беренче шәхси диңгез порты төзелде.
Моннан башка Гуджаратта борынгы Һиндстан цивилизациясе урнашкан һәм Премьер-министрның “Кече туган урыны” булып тора.
Фоторепортаж: http://tida.tatarstan.ru/rus/pressa/foto.htm/photoreport/640323.htm
Фото: http://www.vibrantgujarat.com, ТР ИҮА