ТР ИҮА җитәкчесе Джибути Республикасы Илчесе белән очрашты

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле вәкиллегендә Джибути Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Али Камиль белән очрашу узды. Дипломатик вәкил белән мөмкин булган юнәлешләр турында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләштеләр. Очрашуда катнашучылар билгеләгәнчә, бүгенге көнгә аралашу өчен иң перспектив өлкәләре медицина, мәгариф, туризм, машина төзелеше булып тора. “Искә төшерик, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы белән узган елның гыйнварендә Казанга Африка илләреннән 18 илче һәм рәсми вәкилләреннән тәшкил иткән зур делегация килде. Африка континентының илләре белән актив аралашу Россия Федерациясе һәм Татарстан өчен традициягә әйләнде. Джибути Республикасында эшли торган диңгез порты бар һәм бу сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр үсеше өчен зур өстенлек булып тора”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде. Якын вакытта Казанга Татарстанның инвестицион, сәнәгый һәм мәгариф потенциалын өйрәнү өчен Джибути Республикасының делегациясе киләчәк дип көтелә.   Белешмә

Джибути Республикасы Африканың Көнбатыш өлешендә урнаша. Көнчыгышта ул Аден култыгы белән юыла. Илнең икътисад нигезе – халыкара порт аша үтүче сәүдә аның белән бәйләнгән хезмәт күрсәтү секторы. Джибути Эфиопия өчен төп сәүдә порты булып тора.

Хәзерге вакытта Россиядә бу илнең 50 студенты югары белем ала, илдә яшәүчеләр 99% традицион ислам динен тоталар.

 

ТР ИҮА матбугат хезмәте Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле вәкиллегенең матбуга хезмәтенә биргән материаллар өчен рәхмәтләр белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International