2015 елның 17 марттан 20 мартка кадәр Мәскәүдә “Дәүләт-шәхси партнерлыкның Россия атнасы” икенче инфраструктур конгрессы үтәчәк. ДШПның Россия атнасы РФ субъектларында алдагы тиражлау максаты белән инфраструктураның төрле өлкәләрендә ДШП проектларны тормышка ашыруның иң яхшы практикасын күрсәтү өчен үткәрелә. ДШП атнасын РФ Сәүдә-сәнәгать пулаты һәм РФ Икътисади үсеш манистрлыгы ярдәмендә ДШП Үсеш үзәге оештыра.
Стратегик партнерлар арасында Стратегик инициативалар агентлыгы, Туры инвестицияләр Россия фонды, Газпромбанк һәм башкалар бар. Актуаль сораулар 2015 елда көчкә керә торган концессион канунчылыкка төзетмәләр, шәхси инициативалар механизмы, ДШП турында федераль канунны кабул итү перспективалары, федераль бюджеттан ДШП региональ проектларына субсидия бирелү, дәүләт гарантиясен бирү булып тора. Махсус игътибар кирәк булган канун актлары һәм федераль, региональ дәрәҗәдә ДШП өлкәсе белән идарә итүнең эффектив системасын уйлап табуга биреләчәк.
Тулы мәгълүмат http://p3week.ru сайтында бар.