«Смарт Сити Казан» проекты 2012 елда барлыкка килде.
Мастер-план эшләнде, шәһәр төзелеше, резидентлар белән эш итү буенча документация әзерләнде, резидентлар өчен салым өстенлекләре билгеләнде. Проект белән идарә итү эффективлыгын арттыру өчен “Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе” ААҖ реструктуризацияләү турында карар ителде. 2015 елда инженер инфраструктурасын проектлау буенча идарәара әзерлек эше үтте.
2015 елның 28 гыйнварендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы инициативасы буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бөтенреспублика киңәшмәсен үткәрде.
Республика башлыгы территорияләрне комплекслы үзләштерү буенча карар итте, алар арасына Смарт Сити да бар.
“Смарт Сити проекты туктала алмый, чөнки “акыллы” шәһәрләрне төзү – бөтендөнья тренды. Берничә инвестор белән килешүләр бар. Проектка бирелгән территория “алтын” җир булып тора, ул халыкара аэропорты һәм Россиянең өченче башкаласына якын урнашканын аеруча билгеләп үтәм. Әлеге мәйданга инвесторларны җәлеп итү эше дәвам итәчәк”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
СМАРТ Сити Казан – эшлекле һәм фәнни-белем активлык, халыкара һәм Россия бизнесы үсеше өчен яңа инвестицион мәйданны булдыру буенча Татарстан Республикасының инфраструктур проекты.
СМАРТ Сити Казан Татарстан Республикасының башкаласы – Казанны яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңай заманча шартлар белән тулы кыйммәтле бизнес-үзәккә әйләндерә ала.
СМАРТ Сити Казан яшел шәһәренең үсеш проекты – “акыллы шәһәр” концепциясе туры килгән территорияне бөтенбер планлаштыру буенча Россиядә иң беренче мисалларның берсе.