4 февральдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Якын Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлек үсешенә багышланган киңәшмә үтте.
Чарада ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, РФ Федераль җыелышының Федерация Киңәшмәсе вәкилләре Ильдус Ахметзянов һәм Сергей Батин, Татарстан Республикасының Президенты Аппараты вәкилләре катнаштылар. Россия-гарәп эшлекле киңәшмәсе исеменнән директор урынбасары Владислав Луценко һәм башка рәсми шәхесләр эш алып бардылар.
Киңәшмә барышында яклар 2015 елның июнендә үтәчәк KazanSummit VII халыкара форумы Россия бизнесы һәм потенциаль инвесторлар арасында киң диалог өчен мәйдан була ала. Ул Татарстанның мөселман һәм гарәп дөньясы илләре белән икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытырга рөхсәт итәчәк. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары буенча расланган составы булган беренче Оештыру комитеты утырышы февральдә үтәчәк, чараны үткәрүче як Россия-гарәп эшлекле киңәшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлек, конструктив тәкъдимнәр һәм инициативалар өчен ачык дип халыкара икътисади саммитының Оештыру комитеты рәисе урынбасары Талия Миңнуллина билгеләде.
Очрашуда катнашучылар, шулай ук, гарәп Көнчыгышы илләре белән товар әйләнешен арттыру юллары, нефтехимия, туризм, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәләрендә бердәм проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе кысаларында Татарстан Президенты ассызыклаганча, Якын Көнчыгыш илләре – приоритетлы юнәлешләрнең берсе, аның буенча эшне ныгытырга кирәк. Бүгенге очрашу бердәм эшне интенсификацияләүнең юлларын эзләүгә ярдәм итә”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
Белешмә
Россия-Гарәп Эшлекле Киңәшмә – Росси бизнес оешмалары һәм гарәп илләр арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итергә һәм эшмәкәрләр арасында эшлекле контактларны урнаштыруда эффектив ярдәм күрсәтергә чакырылган оешма.
Ул РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм гарәп илләренең Сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палаталарының Генераль берләшмәсе химаясе астында 2003 елда барлыкка килде.
РГЭК (рус. РАДС) эшчәнлегенең төп юнәлешләре:
- Икеяклы эшлекле киңәшмәләрне булдыру;
- Россиядә һәм гарәп илләрендә утырышлар, очрашулар, бизнес форумнар һәм “түгәрәк өстәлләр” оештыру;
- Россия һәм гарәп эшмәкәр структуралары арасында туры контактларны урнаштыру.