Татарстан Республикасының Икътисади киңәшмәсе утырышы үтте

2015 елның 13 марты, җомга

13 мартта Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Республикасының Икътисади киңәшмәсе утырышы үтте.

Сөйләшүнең төп темасы республикада хәзерге икътисади хәл, аеруча, бюджетның төрле дәрәҗәләргә акча керү, сәнәгать хәле, республиканың экспорт мөмкинлекләре һәм башкалар булып торды.

Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистикасы Федераль хезмәте Территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов 2013-2014 елларда БДБ илләрендә һәм Россия Федерациясенең Идел буе Федераль Округы регионнарында сәүдә үсеше динамикасы турында сөйләде, “Татарстан Республикасының товарларын тышкы базарларга чыгару” информацион-аналитик системасы презентациясен үткәрде.

Әлеге система белән, мәсәлән, республика продукциясе өчен базарларын билгеләү, ТР экспорт сәясәтен корректлаштыру планлаштырыла. Мониторинг кысаларында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар һәм җитештерү-техник максатында продукция – 60 тан артык төр белән сәүдә тикшерелде.

“Татарстан инвестицияләрне җәлеп итү, IT өлкәсендә лидерларның берсе булып тора дип беләбез. Заманча технологияләр, үз чиратында, Татарстан җитештерүчеләр өчен булган һәм булачак сату базарларын анализларга мөмкинлек бирә. Бу республиканың экспорт мөмкинлекләрен ныгытырга ярдәм итәчәк”, - дип ТР Экспорт корпорациясе Директорлар киңәшмәсе рәисе Талия Миңнуллина билгеләде.


 ТР ИҮА матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International