17-20 мартта Мәскәүдә “Россия дәүләт-хосусый партнерлык атнасы” Икенче инфраструктур конгрессы үтте.
ДХП Россия атнасы һәр елны РФ субъектларында алдагы тиражлау максаты белән инфраструктураның төрле өлкәләрендә дәүләт-хосусый партнерлык проектларын тормышка ашыруның иң яхшы тәҗрибәсен күрсәтү өчен үткәрелә. Атнаны РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ Сәүдә-сәнәгать пулаты ярдәмендә ДШП Үзәге оештыра.
Чара кысаларында 2015 елда керүче концессион канунчыллыкка өстәмәләр, шәхси инициативалар механизмы, ДШП турында федераль канунны кабул итү перспективалары, федераль бюджеттан ДХП региональ проектларына акча кертү, дәүләт ышанычлык белән тәэмин итү механизмы турында сөйләштеләр. Аеруча игътибар кирәк булган канун актларын һәм федераль, региональ дәрәҗәдә ДШП өлкәсе белән идарә итү эффектив системасын уйлап табуга бирелде. Мәсәлән, форумда катнашучылар “Дәүләт-хосусый партнерлык турында” Федераль канунын кабул итү кирәклеген ассызыкладылар.
Конгресс кысаларында сөйләнгән мәгълүмат буенча хәзерге вакытта регионнарда 586 ДХП проектлары тормышка ашырыла, алар арасында: 427 проект концессион килешү яисә бөтен проектларның 72,9% тәшкил итә; ДХП турында региональ канунлар кысаларында ДХП турында килешүләр (хәзерге моментка килешүләрнең күбесе контроль органнары белән дәгъвалана) – 103 проект яисә бөтен проектларның 17,6% тәшкил итә; арендага алучы инвестицион йөкләмәләр белән дәүләт һәм муниципаль милекне арендалау килешү – 54 проект яисә бөтен проектларның 9,2% тәшкил итә; дәүләт сатып алулар турында канунчыллык кысаларында тормыш циклның 2 контракты яисә бөтен проектларның 0,3% тәшкил итә.
Конгресста Татарстанның ике ел дәвамында 2 нче урынны алу турында мәгълүмат булды (Санкт-Петербургка - беренче урында).
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыктан конгресста Дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге башлыгы Сергей Головин катнашты. Мәсәлән, ТР ИҮА вәкиле “Кризиска каршы инфраструктура үсеше планы”, “ДШП үсеше буенча Россия регионнары рейтингы” презентацион сессиясе һәм “Икътисади стабильсезлек шартларында инфраструктур проектларны финанслау үзенчәлекләре” түгәрәк өстәлендә актив катнашты.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Фото: http://www.p3week.ru/ru/component/phocagallery/category/18-18-marta-2015-goda-2-den