Казанда Татарстан-Төркия форумы үтте

2015 елның 27 марты, җомга

 Бүген “Корстон”да Татарстан-Төркия форумы үтте. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов , Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зейбекджи, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «DEIK» Төркия Тышкы икътисади элемтәләр буенча киңәшмә рәисе Омер Джихад Вардан, 20 Төркия компания топ-менеджерлары, Татарстан дәүләт органнары һәм тиҗәрәт структуралары вәкилләре катнаштылар. Форум ачышы алдында булачак инвесторларга махсус күргәзмәдә Татарстан инвестицион һәм икътисади потенциалы белән танышу мөмкинлеге күрсәтелде.

Форумда катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов сәламләде. “Без Төркия партнерларының Россия базарында эшне башлап җибәрү өчен мәйдан рәвешендә Татарстанны сайлауда кызыксынабыз, бездә моның өчен кирәкле инфраструктура бар. Без сезне киңәйтелгән хезмәттәшлеккә чакырабыз”, - дип форум ачышында республика башлыгы билгеләде.

Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зейбекджи ассызыклаганча, татар һәм төрек халыкларының тел, мәдәният һәм тамырлары тугандаш булуына күрә Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре махсус булып тора,. Төркиянең Татарстанда чит ил инвестицияләре күләмендә өлеше 30 проценттан артыграк булырга тиеш дип министр билгеләде.

Инвестицион потенциал презентациясен ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина үткәрде. Мәсәлән, ТР ИҮА җитәкчесе Татарстанның инвестицион инфраструктура өстенлекләре, алар арасында МИЗ “Алабуга”, МИЗ “Иннополис”, КИП “Мастер” һәм башка объектлар, шулай ук республиканың муниципаль оешмаларында булган өстенлекләр турында сөйләде.

“Төрек һәм татар милләтләре эшне ярата. Без иң амбицияле планнарны бергә тормышка ашыра алабыз. Һәм мондый ышану белән мин Сезгә Татарстанда рәхәтләнеп вакыт уздыруны телим”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде. Талия Миңнуллина Төркия бизнесы вәкилләре белән очрашулар үткәрде.

Форум кысаларында, шулай ук, Тюлячи муниципаль районы һәм «Мирбай» компаниясе арасында душ кабиналары һәм акрил ванналар җитештерү буенча инвестицион проектны тормышка ашыру буенча ниятләр турында килешүгә кул куелды. Моннан башка форумда катнашучылар Татарстанның инвестицион инфраструктура объектлары белән таныштылар, ә “Алабуга” махсус икътисади зонасында «Хаят Кимья» заводы тантаналы рәвештә ачылды.

Апрельдә Казанга Төркия эшлекле даирәләре вәкилләре киләчәк, алар ТР ИҮАда хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләшәчәкләр.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International