Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы “Җир сәгате” еллык халыкара акциясендә катнашты, чара 28 мартта 20:30-21:30 Мәскәү вакыты буенча үтте. Бер сәгатькә Агентлык бинасының архитектур-декоратив яктыртуы сүндерелде, шулай ук электр энергиясен куллануын киметүгә юнәлгән башка чаралар башкарылды.
Акциягә кушылу үтенече белән дәүләт һәм муниципаль органнарына Татарстан Республикасының экология һәм табигать байлыклары министрлыгы мөрәҗәгать итте. Чараны һәр елны мартның соңгы шимбәсендә Кыргый табигать бөтендөнья фонды үткәрә. Акция төрле илләр кешеләренең энергия һәм байлыкларны саклау, планета масштабында экологик хәлне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген күрсәтә.
2014 елда кебек Казанда “Казан Кремле” Музей-тыюлыгының архитектур-декоратив яктыртуы сүндерелде, шул исәптән Татарстан Республикасының Президенты резиденциясе – Губернатор сарае, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы һәм башка биналар. Шулай ук Европа һәм дөньяда иң зур медиафасадларның берсе – “Казан-Арена” стадионы медиафасады сүндерелде. Моннан башка акциягә Казан мэриясе кушылды, ул Казан Ратушасы һәм районнарның администрация биналарының яктыртуын сүндерде. Акциядә ТР муниципаль берәмлекләре , республиканың 400 оешмасы катнашты. “Җир сәгате” акциясе нәтиҗәсендә 160 МВт күәтлелеге сакланды.