Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Calvert Forum “Постиндустриаль икътисад проблемалары: яңа үсеш юллары” Креатив индустрия үсеше сораулары буенча Халыкара конференциядә катнашты. Чара Казандагы IT-паркта 11-12 апрельдә үтте.
Форумда мәдәният сәясәте, урбанистика һәм региональ брендинг өлкәсендә халыкара һәм Россия белгечләре җыелды.
Конференциядә катнашучылар Россия Федерациясе субъектларының инвестицион сөйкемлелеген арттыру, инновацион икътисадны булдыру, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кебек сораулар каралды.
Пленар утырышта беленгәнчә, Татарстанда республиканың Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Креатив индустриягә ярдәм итү фонды булдырылачак, аның максаты шәһәр тирәлеген үстерүгә юнәлгән проектларны грант белән тәэмин итү булып торачак.
“Мәгълүмат чорында “креатив икътисад”- интеллектуаль эшчәнлеккә нигезләнгән махсус икътисад секторын формалаштыру турында сөйләргә була. Белгечләр билгеләгәнчә, аның нигезендә технологияләр, сәләт һәм толерантлык тора.
Әлеге элементлар безнең республикада бар. Татарстан дөнья тенденцияләренә туры килергә генә түгел, әмма бер адымга алда булырга тырыша. Шуның өчен яңа икътисади һәм социаль модельләр формалашкан креатив индустрия безнең өчен зур кызыксыну тудыра.
Безнең республика чит ил инвестицияләре дә ярдәмендә конкурентлы һәм югары технологияле продукциясен булдыручы креатив сыйныф өчен сөйкемле булган махсус тирәлекне булдыра”, - дип билгеләде Талия Миңнуллина.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте