ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Марокко Корольлегенең Тышкы сәүдә министры Мөхәммәд Аббуны каршы алды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Чарада катнашучылар Россия-Марокко мөнәсәбәтләре нигезендә Татарстан һәм Африка корольлеге арасында хәләл-индустрия, тукыма сәнәгате, машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы секторы кебек өлкәләрдә икътисади һәм инвестицион элемтәләр үсеше механизмнары һәм мөмкин булган юнәлешләр турында уртаклаштылар. Элек БГЭда 30 мартта-1 апрельдә үткән AIM-2015 инвестицион форумы кысаларында Татарстан җитәкчелеге төрле илләр, алар арасында Марокко эшлекле даирәләре һәм хөкүмәт вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрде.
Очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина составына кергән бердәм эшлекле группаны булдыру турында карар ителде.
“Республика җитәкчелеге куйган максат – Азия һәм Африка илләре белән элемтәләрне активлаштыру. Марокко Магриб өлеше булып тора, яисә Африка да Гарәп иле булып тора. Әлбәттә, әлеге икътисади хәл бүген – аралашу, шулай ук инвестицияләр өлкәсендә активлаштыру өчен иң яхшы вакыт”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте