Азатлык утравыннан хөрмәтле кунаклар

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

 

Татарстан Республикасына Куба Республикасы Министрлар Советы рәисе урынбасары, Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Рикардо Кабрисас Руис җитәкләгән делегация килде.

Казан Кремлендә Куба вәкилләрен Татарстан Республикасының Президенты вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды, очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар Россия-Куба мөнәсәбәтләре кысаларында Куба һәм Татарстан арасында хезмәттәшлек буенча сорауларның киң спектры турында сөйләштеләр, мәсьәләләр арасында сәнәгать, мәгариф, медицина һәм инвестицияләр өлкәсендә аралашу механизмнары һәм перспективалар булды.

Элек 2014 елның ноябрендә составына ТР ИҮА җитәкчесе кергән Татарстан делегациясе Азатлык утравында Россия экспозициясе ачышы һәм FIHAV 32 нче Халыкара Гавана Ярминкәсендә Россия Көнендә катнашу һәм дус Латин Америка иленең Хөкүмәт вәкилләре белән сөйләшүләрне үткәрү максаты белән  булып кайттылар.

Визит кысаларында Куба делегациясе «Казан вертолет заводы» ААҖ караячак . Визит программасының төп өлеше 22 апрельдә үтәчәк  Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Куба Хөкүмәтара комиссиясенең 13 нче утырышы булачак.

Чарада катнашучылар Татарстанның күргәзмә экспозициясе белән танышачаклар, ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион мөмкинлекләре турында   презентация делегация өчен  үткәрә.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International