Ирландия эшмәкәрләре Татарстанга киләләр

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасының вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Ирландия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Оун О’Лири җитәкләгән делегация белән очрашты.

Яклар инвестиция, инновация, мәгариф һәм фән өлкәләрендә Ирландия һәм Татарстанның хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр.

Очрашу кысаларында Ирландиядә инновацияләр үсеше һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктур мөмкинлекләре презентациясе дә үтте. Хөрмәтле кунаклар Экспорт, эшмәкәрлек һәм инновация үсеше буенча Дәүләт агентлыгының эше тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Бу хөкүмәт идарәлеге Ирландия бизнесына чит илләрдә ярдәм итү өчен җаваплы. Дәүләт актив рәвештә кече һәм урта бизнеска ярдәм итә, башлап киткән бизнес өчен ел саен  22 млн. евро бирелә. Моннан башка махсус Академик үзәктә яңа бизнес-кейсларның нигезе булып торучы фәнни уйлап табулар барлыкка килә, аларга шулай ук ярдәм бирелә.

Европа иле вәкилләренә, үз чиратында, Татарстанның инвестицион потенциалы күрсәтелде.

Талия Миңнуллина тәкъдиме буенча ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландиягә Татарстан бизнес миссиясе һәм утрау иленең эшлекле даирәләре вәкилләренең Татарстанга визитын оештырырга карар итте.

Очрашуда катнашкан ТР ИҮА җитәкчесе түбәндәге сүзләрне ассызыклады: “Хәзерге икътисади шартларда алда баручы Европа илләре белән аралашу бик мөһим. Ирландиядә инвестицион сөйкемле икътисади тирәлек булдыру тәҗрибәсе бар, аның территориясендә халыкара компанияләрнең 1150 штаб-квартиралары һәм җитештерүләре урнашкан. Татарстан, үз чиратында, Европа бизнесы өчен кызыксыну тудыра, ә дөнья брендларын урнаштыруын киңәйтү моңа дәлил булып тора. Зур делегация визиты безнең мөнәсәбәтләрдә яңа битне ача”.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International