Татарстанда 2015 елның 25-30 апрелендә Синьцзян-Уйгур автоном районы һәм Кытайның Хэбэй провинциясенең Сайбэй округы эшлекле даирәләре делегациясе эшли, аның визитын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде.
Эшлекле программа кысаларында Азия иленнән кунаклар инвестицион инфраструктура белән танышалар, авыл хуҗалыгы эшханәләрен карыйлар, Татарстанның дәүләт органнары һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән очрашулар үткәрәләр.
27 апрельдә Хөкүмәт Йортында делегацияне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды, очрашуда ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
“КХР (Кытай) безнең илгә һәм республикага инвестицияләрне җәлеп итү сәясәтенең приоритетлы юнәлешләренең берсе булып тора. Кытай эшлекле даирәләре авыл хуҗалыгы, шулай ук терлекчелек һәм яшелчә үстерүчелек секторында масштаблы проектларны тормышка ашыруда кызыксыну белдерә һәм бу Татарстанның кызыксынуы да булып тора. Хәзерге көндә инвест-кейсларны алып баруда “бер тәрәзә” режимы кысаларында бу проектларны тормышка ашыру механизмнары һәм параметрлар эшләнә”, - дип үткән сөйләшүләр турында ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
2014 елның декабрендә ТР ИҮА һәм Сайбэй Сәүдә палатасы арасында “Үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек” турында меморандумга кул куйдылар. Ул Кытай бизнес вәкилләре авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать комплексына капитал инвестицияләү һәм Татарстан территориясендә авыл хуҗалыгы базасын булдыру турында булды. Март аенда Казанга Синьцзян-Уйгур автоном районының делегациясе килде, аның белән үзара табышлы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте