KazanSummit-2015

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

15-16 июньдә Татарстан Республикасында VII Россия һәм ИХО илләренең Халыкара икътисади саммиты үтәчәк.

KazanSummit-2015 Казанда 500 дән артык зур халыкара корпорацияләр һәм оешмалар, төрле финанс институтларының топ-менеджерлары, ислам дөньясының эшлекле даирәләре, Россия Федерациясе субъектлары, дипломатик миссияләр вәкилләрен бергә җыячак. Татарстан Президенты чакыруы белән халыкара сөйләшүләр мәйданына Ислам Үсеш Банкының Президенты Әхмәт Мөхәммәт Али әфәнде һәм башка хөрмәтле кунаклар киләчәкләр.

Алдагы халыкара эшлекле форумның төп темасы “Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары” булачак. Мәсәлән, ислам банкингы кебек финанс инструментының тормышка ашыру механизмнары һәм перспективалар каралачак.

KazanSummit әлеге халыкара икътисади мөнәсәбәтләр контекстында аеруча актуаль булып тора, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы ислам һәм гарәп дөньясы, Азия илләре белән хезмәттәшлегенең потенциалын яңача ача.

Татарстан өчен саммит махсус мәгънәгә ия: Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов “Россия – ислам дөньясы” стратегик группасын җитәкли һәм РФ Президенты Владимир Путин карары буенча Россиянең мөселман Көнчыгыш илләре белән хезмәттәшлекне яраклаштыра. Шулай Татарстан үзен отышлы территория һәм Россиягә эшлекле мөселман берләшмәсе ягыннан инвестицияләү өчен мәйдан кебек урынын ныгыта.

Глобаль чара кысаларында Саммитның төп темасына багышланган Стратегик форум, Ислам икътисады, финанслар һәм банкинг буенча форум, Халыкара сәүдә буенча форум, Инвестицион форум үтәчәк. Татарстанның инвестицион потенциалы һәм инфраструктурасы, экспорт мөмкинлекләре, банк секторы презентациясе үтәчәк. Моннан башка ике яклы очрашулар кебек эшлекле сөйләшүләр форматы да каралган.

ТР Президенты карары буенча саммитны ТР Хөкүмәте оештыра, җаваплы орган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы булып тора, ул KazanSummit-2015 2014 елдан ук башлады. Хәзерге көнгә әзерләнү соңгы этапка керде.

Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гафаров  җитәкләгән Саммитның Оештыру комитеты составына республиканың профильле министрлыклар, идарәлекләр һәм башка оешмалар вәкилләре керде.

Оештыру комитетының рәисе урынбасары ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International