Анкара шәһәрендә Төркия эшлекле даирәләре белән бизнес иртәнге ашы үтте

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

30 апрельдә Анкарада Төркия Республикасының эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес иртәнге ашы үтте. Чарада Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкчи һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, эре корпорацияләр, шулай ук Татарстанга инде инвестицияләгән компанияләр топ-менеджерлары катнаштылар.

Шулай, МИЗ “Алабуга” территориясендә агач эшкәртү җитештерүе  проектын тормышка ашырган «Кастамону Энтегрейтед Вуд Индастри» ААҖ Генераль директоры Онур Гювен Татарстан җитәкчелеген республикада уңай инвестицион климатны формалаштыру өчен рәхмәтләде.

Turkish Airlines Генераль директоры Темел Котил ассызыклаганча, Истанбул-Казан туры авиаэлемтәсе бик кирәк һәм перспективалы булып тора, рейслар санын арттырырга кирәк.

Чара Marriott Ankara комплексында үткән Төркия-Татарстан форумы өлеше булды.

Чараларда катнашкан ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен эшмәкәрләрне рәхмәтләде. Ул Төркиянең Татарстан территориясендә теркәлгән чит ил капиталы катнашуы белән тиҗәрәт структуралары саны буенча беренче урынны алу (278 компания) һәм республика икътисадына Төркиянең чит ил инвестицияләр күләме дүрттән бер өлеше тәшкил итүен ассызыклады.

ИҮА җитәкчесе булган һәм киләчәк инвесторлар белән берничә ике яклы очрашулар үткәрде, яңа проектлар буенча сөйләшүләр планлаштырылган.

“Төркия бизнесменнары билгеләгәнчә, Татарстан үзенең ачык булуы белән җәлеп итә һәм зур Россия базарына керү өчен яхшы позицияләр бирә. Бу ел эчендә без тагын да якынлаштык, безнең хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә күчте. Күптән түгел генә 2015 елның мартында Казанда Татарстан-Төркия эшлекле форумы үтте, бүген, бер ай үткәч, Анкарада Төркия-Татарстан форумы үтә. Шундый чаралар контактларны үстерергә һәм яңа инвестицион проектларны булдырырга мөмкинлек биргән эшлекле аралашуның эшли торган ысуллары булып тора”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International