Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Агентлык турында белешмә
Җитәкчелек
Агентлыкның структурасы (схема)
Норматив документлар
Агентлыкның бурычлары һәм функцияләре
Иҗтимагый совет
Агентлык тарихы
Санлы трансформация
Эшчәнлек
Контактлар
Инвесторлар өчен мәгълүмат
Бөтендөнья инвестиция агентлыклары ассоциациясе (WAIPA)
Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе (ИҮАМА)
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Дәүләт заказында катнашу
«Инвестиционный час» с районами Татарстана и Инвестсовет.
Халыкара икътисадый чаралар
БМО линиясе буенча эш
Ситуационный үзәге
Чыгымнарны каплауга субсидияләр
Документлар
Татарстан Республикасының Инвестиция картасын төзү һәм алып бару кысаларында мәгълүмати хезмәттәшлекне оештыру турында килешү
Матбугат хезмәте
Агентлык җитәкчесе һәм хезмәткәрләре чыгышлары
Фоторепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Интернет кабул итү бүлмәсе
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
10 нчы Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе SIAM-2015
2015 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының
инвестицион потенциалы
10 нчы Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе
SIAM-2015 тә
тәкъдим ителде, ул Марокко Корольлегенең Мекнесе шәһәрендә үтте. Чараның төп темасы – “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек системасы”. Ачыш церемониясендә Марокко тәхеткә утырырга тиешле
Принц Мулай Эль-Хассан катнашты.
Әлеге күргәзмәгә чакыру Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның һәм Марокко Корольлегенең Тышкы сәүдә министры Мөхәммәд Аббу белән 2015 елның 15 апрелендә үткән очрашу кысаларында бирелде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм “Республика инвестицияләр һәм яңалыкчылыклар буенча
авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать үзәге” вәкилләре кергән Татарстан делегациясе инвестицион потенциал, экспорт мөмкинлекләре һәм республиканың авыл хуҗалыгы комплексын Бөтен Россия экспозициясе кысаларында тәкъдим итте. Барлык күргәзмә эшләгән 5 көнендә аны 817 меңнән артык кеше карады.
Татарстан делегациясе Экспортерлар Ассоциациясе, Марокко авыл хуҗалыгы һәм диңгез балык тоту министрлыгы карамагындагы Авыл хуҗалыгы үсеше агентлыгы, компанияләр-экспонентлар вәкилләре, күргәзмәдә катнашучылар, шулай ук ил регионнарының администрацияләре (Зур Касабланка, Марракеш-Тенсифт-Эль-Хауз, Мекнес-Тафилалет, Рабат-Сале-Заммур-Заер, Сус-Масса-Драа) вәкилләре белән очрашулар уздырды. Африка илендә Татарстан җиһазлары һәм машина төзелеше продукциясен алга таба мавыктыру, соклар җитештерү, яшелчәләр, җиләк-җимешләрне үстерү һәм эшкәртү, майлар җитештерү, хәләл индустриясе, бәрәнге җитешетрү һәм эшкәртү, кыяктан продукция, макарон продукциясен җитештерү, косметика сәнәгате, сөт һәм азык-төлек сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек үстерү һәм бердәм проектларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Шулай ук Магриб илендә Россия сәүдә вәкиле урынбасары Сергей Яшунин белән очрашу узды, аның барышында хезмәттәшлек үсешенең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Сөйләшүләрне үткәрүдә Россия-Гарәп эшлекле киңәшмәсе һәм Мароккодагы Россия Сәүдә вәкиллеге ярдәм итте.
Күргәзмәдә катнашучылар 2015 елның 15-16 июньдә Казанда үтәчәк KazanSummit 2015 VII
Россия һәм ИХО илләре
нең Халыкара икътисади саммитында катнашырга чакырылды.
Белешмә
SIAM Африка континентында иң зур махсуслаштырылган күргәзмәсе булып тора, анда һәр елны якынча 60 илдән 1000 нән артык экспонент катнаша. Марокко Короле Мөхәммәд VI химаясендә булган күргәзмә 2006 елдан үтә, чараны Марокко авыл хуҗалыгы һәм диңгез балык тоту министрлыгы һәм Марокко авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Халыкара ассоциациясе оештыра.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Профильле комитет депутатлары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә концессион килешүләрне гамәлгә ашыру проблемалары турында фикер алыштылар
Бүген Алексеевск районында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты дәүләти-хосусый партнерлык турындагы законнарны мониторинглау кысаларында «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә концессион килешүләрне әзерләүнең һәм гамәлгә ашыруның законлы һәм гамәли аспектлары» темасына түгәрәк өстәл уздырды. Комитет рәисе Рәгать Хөсәенов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев катнашты.
25
май, 2026 ел
Казанда яңа спорт үзәген ачуга әзерлиләр
Казанның Салават Күпере микрорайонында «ФИЗРА» яңа спорт үзәге төзелеше тәмамлана.
Яшел Үзәндә «Баланс дөньясы» ФСК төзелеше башланды
«Яшел Үзән» микрорайонында яңа «Баланс дөньясы» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелешенә старт бирделәр.
22
май, 2026 ел
Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышы
Талия Миңнуллина Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз