Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Махсус икътисади зона “Алабуга” территориясендә яңа югары технологияле җитештерү - “Алабуга-Волокно” заводын тантаналы рәвештә ачты. Проект бәясе - 3 млрд. сум.
“Бу заводның ачылышын көттек. Әлеге чималдан җитештерелә торган күп кенә материалларга безнең республикада да ихтыяҗ булачак, чөнки республика самолетлар, вертолетлар, автомобильләр, двигательләр һәм, әлбәттә, яңа төзелеш конструкцияләре җитештерә. Бу материалны куллану авыр хәл ителә торган мәсьәләләрне дә хәл итү мөмкинлеге бирәчәк”,-дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
Яңа завод Россия Федерациясе эшханәләрнең югары технологияле эшханәләрнең берсе булып тора һәм авиатөзелеш һәм космос сәнәгатендә, юллар һәм күперләр төзүдә, киң куллану товарлары (мәсәлән, велосипед) җитештерүендә кулланыла торган углерод сүс (карбон) җитештерүдә махсуслаша. План буенча 2025 елга эшханә углерод сүс дөнья базарының 7 процентын тәэмин итәчәк. Проект ярдәмендә Россия композиты 4 тапкырга артачак.
“Югары технологияле инвестицияләр – Татарстан өчен приоритет. Шундый капитал кертү безнең ил һәм республиканың дөнья базарында конкурентлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, кеше капиталын үстерүгә зур өлеш кертәләр, һәм бу Стратегия 2030 га тулысынча туры килә”, - дип яңа җитештерүнең мөһимлеген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.
Ачыш церемониясендә шулай ук “Росатом” Генераль директоры урынбасары Александр Локшин, “Композит” Холдинг компаниясе” Генераль директоры Леонид Меламед, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм башкалар катнаштылар.
Белешмә
“Алабуга-Волокно” “Композит” һәм “Росатом”ның бердәм проекты булып тора. Беренче җитештерү линиясенең күәте елга 1,7 мең т. билгеле номиналлы углерод сүс тәшкил итә, яңа линиянең потенциалы 2 мең т. артык.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте