Рөстәм Миңнеханов Япония делегациясе белән очрашты

2015 елның 19 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт Йортында Япония Премьер-министрның Махсус киңәшчесе Эйичи Хасегава башлыгында зур делегацияне каршы алды. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Япония дипломатлары һәм корпорацияләр вәкилләре Казанга бер көн элек республиканың инвестицион потенциалын өйрәнү һәм алдагы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү максаты белән килде. Визитны ТР Инвестицион-венчур фонды катнашуы белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы әзерләде.

Министрлар Кабинетының сөйләшүләр залында үткән сөйләшүләр барышында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү, төзелеш, фән һәм мәгариф кебек өлкәләрендә перспектив хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр. Делегация әгъзалары ассызыклаганча, алар сорауларның киң спектры, шулай ук югары технологияләр өлкәсе буенча Татарстан белән аралашуны ныгытуда кызыксыналар. Япония делегациясенең башлыгы ТР инвестицион үсеш агентлыгын визитны югары дәрәҗәдә оештыру өчен рәхмәтләде. 

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте
 

 

Фоторепортаж: http://president.tatarstan.ru/photo/show/39904

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International