Казанда дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумы үтә

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

 Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин һәм башка федераль дәүләт органнары вәкилләре катнаштылар.
Катнашучылар алдында чыгыш ясаганда,  Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Чыгымнарны санкцияләү һәм контроль системасы заказ бирүчеләрнең җаваплылык принцибын тормышка ашыру, дәүләт һәм муниципаль сатып алуларның эффективлыгын арттыру, заказ бирүчеләрнең профессионализм дәрәҗәсен һәрвакыт арттыру һәм әлеге өлкәдә бозулар санын киметүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Татарстанда үтүче чаралар заказ бирүченең түләүгә акчалары булмаганда дәүләт контрактлары һәм килешүләрне булдырырга рөхсәт бирмиләр. Шулай оешманың кредитор бурычы барлыкка килми һәм шулай ук эффектив булмаган чыгымнар төшереп калдырыла”.
Моннан башка, республика лидеры ассызыклаганча, “дәүләт сатып алу системасын яхшырту импорт алмашуга юнәлергә тиеш”, Россия товар җитештерүләренә өстәмә преференцияләр бирү, ә Россия Федерациясе субъектларына урынлы җитештерүчеләргә ярдәм итүгә юнәлгән норматив-хокук актларын кабул итү вәкаләтләрен бирү идеясы белән чыкты.
“Федераль һәм республика канунчылыгына туры килеп Татарстанда барлыкка килгән дәүләт сатып алулар системасы ачык һәм яхшы эшләүче булып тора. Татарстанның шундый дәүләт идарә итү механизмнары булу инвесторның сайлау вакытында безнең республика өчен конкурентлы өстенлеге булып тора: инвестор өчен эффектив, тотрыклы һәм хәзерге заман кагыйдәләре һәм нормалар мөһим”, - дип форум чараларында катнашкан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.
 
Белешмә
Форум РФ Икътисадый үсеш министрлыгы,Татарстан Республикасының Президенты Аппараты, Татарстан Республикасының Хөкүмәте ярдәмендә үтә.
Татарстанда 2014 елда 280 меңнән артык контракт һәм килешү булдырылды, сатып алулар күләме 86,1 млрд. сум тәшкил итте, бу ИФО да (рус. ПФО) иң югары күрсәткечләрнең берсе булып тора. Татарстан Республикасында республика дәрәҗәсендә 9 вәкаләтле орган эшли (Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты һәм ТР 8 министрлыгы), алар 848 республика оешмалары өчен сатып алулар үткәрәләр. 45 муниципаль дәрәҗәдәге вәкаләтле орган 6 мең 736 оешма өчен сатып алулар үткәрә.
Республикада товарларны сатып алу, эш һәм хезмәт өлкәсендә дәүләт ихтыяҗлары өчен "Электрон кибет" төбәк мәгълүмат системасы булдырылды, ул сатып алуларны планлаштыру вакытында дәүләт һәм муниципаль оешмаларның акча тотуын оператив тикшерүенә юнәлгән.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International