Перу Республикасы Татарстанның инвестицион инфраструктура объектларын булдыру һәм үстерү тәҗрибәсен өйрәнергә тели. Моның турында Перу Тышкы сәүдә һәм туризм министрын вазыйфаларын башкаручы Эдгар Васкез Татарстан Республикасының Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда әйтте. Искә төшерик, Татарстан – территориясендә ике махсус икътисади зона (“Иннополис” һәм “Алабуга”) эшли торган Россия Федерациясе бердәнбер субъекты. Шулай ук республикада башка инвестицион инфраструктура объектлары эшли.
Татарстан лидеры билгеләгәнчә, Россия һәм Перуда хезмәттәшлек өчен зур потенциал бар. Россия-Перу мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан мәгариф, машина төзелеше, нефть һәм химия, яңа материаллар һәм заманча технологияләр, информатизация, инновацион үсеш, авыл хуҗалыгы һәм туризм кебек өлкәләрдә икътисади хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра.
Моннан башка Перуга эш визиты (26-27 май) кысаларында Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” шасси нигезендә “Мадас” автобус җитештерү заводының җыю җитештерүен карады, Перу эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашты һәм Перу экспортерлар Ассоциациясе (ADEX) вәкиле Эдуардо Аморрорту Велайос белән сөйләшүләр үткәрде.
Көньяк Америка иле эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашу кысаларында Перу экспортерлар Ассоциациясендә (ADEX) Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бухараев Татарстан Республикасының икътисади һәм инвестицион потенциал презентациясен үткәрде.
Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Лима шәһәренә визитының үзәк өлеше 26 майда Президент Сараенда үткән Перу Президенты Ольянта Умала Тассо белән очрашу булды.
Ольянта Умала Тассо һәм Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук инвестицияләр өлкәсе турында сөйләштеләр.
Республика башлыгы Перу Президентын Татарстанга килергә чакырды.
Шулай ук Татарстанга үзара табышлы хезмәттәшлекне үстерү максаты белән Перу бизнесы вәкилләре килер дип көтелә.
Фоторепортаж:
http://president.tatarstan.ru/photo/show/39966