Талия Миңнуллина Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык халыкара стандартлары сораулары буенча җаваплы булачак

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасыннан дәүләт-хосусый партнерлык (ДХП) халыкара стандартларын уйлап табу һәм үсеш мәсьәләләре буенча җаваплы шәхес булып билгеләнгән. Моның турында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карар итте. . Моның турында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карар итте.

Элек БМО (рус. ООН) Европа икътисади комиссиясенең ДШП буенча Белгечләр группасы комитеты рәисе, Россия Федерациясе вәкиле Хафиз Салихов республика Хөкүмәтенә Татарстаннан әлеге сорау буенча җаваплы шәхесне билгеләү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

ДШП халыкара стандартларын уйлап табу инвестицион проектларны тормышка ашыру эффективлыгын арттыру өчен ДХП механизмнарын куллануның мөһим элементы булып тора. Шуңа күрә республиканың шундый стандартларны уйлап табуда һәм кертүдә катнашу Татарстанның әлеге өлкәдә һәм инвестицион эшчәнлектә лидер урынын тотуга ярдәм итәчәк.

Искә төшерик, “Россия дәүләт-хосусый партнерлык атнасы” (17-20 март, Мәскәү) Икенче инфраструктур конгрессында яңгыраган мәгълүмат буенча Татарстан икенче ел дәвамында Россия Федерациясе субъектларында ДШП үсеше рейтингында 2 нче урынны ала.

 

Белешмә

01.06.2011 елдан № УП-298 Татарстан Республикасы Президенты Указы һәм 06.06.2011 елдан № 460 Татарстан Республикасы Министрлаар Кабинеты карары буенча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы дәүләт-хосусый  партнерлык өлкәсендә инвестицион эшчәнлек үсеше белән идарә итү функциясен алучы Татарстан Республикасының башкарма органы булып тора.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International