Россия-Гарәп эшлекле советы оештырган “Россия регионнары Роуд-шоу”да катнашу кысаларында 2015 елның 25 майдан 28 майга кадәр Татарстан Республикасы делегациясенең Сауд Гарәбстаны Корольлегенә эшлекле визиты үтте. Анда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты. Делегация составына шулай ук республика дәүләт органнары вәкилләре керделәр: Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре бар.
Искә төшерик, ТР ИҮАның гарәп илләре белән эше 2015 елның 3 февралендә ТР ИҮА коллегиясендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча активлашкан.
Джидду шәһәренә визит барышында Ислам үсеш банкы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасындагы (ИХО) Россия Федерациясе Даими вәкиллеге, Согуд Гарәбстанның нефть һәм табигать байлыклары министрлыгы, Джидду Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчеләре, шулай ук гарәп эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашулар үтте.
Россия Роуд-шоу кысаларында Татарстан Республикасының экспозициясе оештырылды, ул сәнәгать, инвестицион потенциал, авыл хуҗалыгы, спорт, туризм өлкәсе һәм транспорт буенча бүлекләрне үз эченә алды. Чара һәм Роуд-шоуның эшлекле өлеше ачышында Якын Көнчыгыш һәм Африка илләре буенча Россия Федерациясе Президентының махсус вәкиле – Россия Чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Богданов,Россия-Гарәп эшлекле киңәшмәсе рәисе, “Система” Директорлар киңәшмәсе рәисе Владимир Евтушенков, Согуд Гарәбстандагы Россия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Озеров, Джидду Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Шейх Мазен Баттарджи, "Вафрат Аль-Хейр" группасы Президенты Шейх Абдель Азиз Кридис, Согуд Гарәбстаны Корольлеге рәсми шәхесләре һәм бизнес берләшмәсе вәкилләре катнаштылар.
Татарстан Республикасы белән бергә Россия делегациясе составында күргәзмәдә Башкортстан Республикасы, Архангельск өлкәсе, Кырым Республикасы, Мәскәү һәм башка регионнары булды.
Татарстан делегациясе вәкилләре катнашкан очрашулар, эшлекле сөйләшүләр һәм түгәрәк өстәлләр барышында Согуд Гарәбстаны белән аралашуны үстерү буенча юнәлешләр һәм бердәм проектларны тормышка ашыру турында сөйләштеләр. Монда төрле өлкәләрдә – авыл хуҗалыгы, инвестицияләр, транспорт һәм гуманитар контактлары линиясе буенча үзара табышлы хезмәттәшлекне киңәйтүдә ике яктан кызыксынуын белдерделәр. Шулай ук гарәп эшлекле даирәләре өчен аерым Татарстан Республикасының презентациясе үтте, анда Татарстан делегациясенең әгъзалары үз юнәлешләре буенча чыгыш ясадылар.
Моннан башка үткән чаралар кысаларында 2015 елның 15-16 июньдә үтәчәк VII Россия һәм ИХО илләренең халыкара икътисади саммиты Kazansummit ка аерым игътибар бирелде.
Килешүләр нәтиҗәсендә Саммитта Согуд Гарәбстаны эшлекле берләшмәсе вәкилләре, мәсәлән, Шейх Абдель Азиз Кридис катнашачак. Шулай ук Kazansummit та Ислам үсеш банкы (ИҮБ) Президенты Әхмәд Мөхәмәд Али Аль Мадани башлыгында Ислам үсеш банкы делегациясе катнашачак, аның составында ИҮБ бүлекләре җитәкчеләре – якынча 20 кеше керәчәк.
Гарәп ягы вәкилләре сүзләре буенча Согуд Гарәбстаны делегациясенең 2015 елның июнендә үтәчәк Kazansummit та катнашу якын елда Согуд Гарәбстаны Короле Салман ибн Абдул-Азиз Аль Саудның Россиягә планлаштырылган визиты белән бәйләнештә махсус мөһимлек ала.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте