Талия Миңнуллина «ХАВИ Логистикс» бүлү үзәге һәм «Хухтамаки Фудсервис Алабуга» заводы ачышында катнашты

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов яңа җитештерүне башлап җибәрде. «ХАВИ Логистикс» бүлү үзәге һәм «Хухтамаки Фудсервис Алабуга» заводын тантаналы ачыш церемониясе “Алабуга” Махсус икътисади зонасында 3 нче июнендә үтте. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
«Хухтамаки Фудсервис Алабуга» заводы «Макдоналдс» өчен бер тапкырлы савытны чыгарачак. Объектларның төзелеше 2014 елның апрелендә башланды. Логистик үзәгенең кыйммәте 599,9 млрд. сум дип  бәяләнә. Склад комплексы мәйданы 5832 кв. м., административ-көнкүреш комплексының мәйданы 1080 кв. м. тәшкил итәчәк. Яңа проектларның төп клиентлар арасында кешеләрнең ашау-эчү оешмалары булачак.
Махсус икътисади зонаның яңа резидентлары билгеләгәнчә, яңа башланган проект тәэмин итү тезмәсе белән идарә итү, “бер тәрәзә” концепциясен тормышка ашыру һәм комплекслы логистика инфраструктурасы булу буенча инновацион чишелеш булып тора, ә бу ашау-эчү пордуктларын күчерү һәм саклауда иң яхшы шартларны тәэмин итә. Huhtamaki Foodservice компаниясе кешеләр ашау-эчү оешмалары өчен бер тапкырлы савыт һәм төрүләр буенча комплекслы чишелешләрне тәкъдим итә. Барлык продукция халыкара сыйфат стандартларына туры килә. МИЗда ачылган «Хухтамаки Фудсервис» компаниясе заводы  кешеләр ашау-эчү базарлары өчен савыт һәм төрүләр җитештерү буенча Россиядә компаниянең икенче заводы булып тора.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина түбәндәге сүзләрне билгеләде:  “Төзелеше бер ел элек башланган безнең республика территориясендә яңа югары технологияле җитештерүне ачу, мөмкин булган инвесторлар өчен тагын бер чакыру булып тора: Татарстан иң амбицияле проектлар өчен уникаль мөмкинлекләр бирә, аларны булдыру дәүләт, бизнес һәм җәмгыять өчен барысына да файдалы”.
 
Фото:   Рөстәм Миңнеханов Инстаграмы (https://instagram.com/p/3daU1yzD81/?taken-by=rusminnikhanov)
ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International