Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстанда җитештерүләрне ачу өчен керү ноктасы булып тора һәм Татарстанның бөтен диярлек муниципаль районнары белән эшли.
Моның турында Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллы шәһәре һәм Кама арты регионы эшмәкәрләре белән “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” Татарстан Республикасында бизнес һәм хакимият аралашу системасын оештыру буенча проектын тормышка ашыру кысаларында әйтте. Чара Яр Чаллы ИТ-паркында үтте.
Инвестицияләр темасы буенча ОПОРЫ РОССИИ" сәяси партияләр һәм җәмгыяви оешмалар белән аралашу буенча вице-президенты, ИҮА Җәмгыяви Советы әгъзасы Азат Газизов сөйләде. Ул ИҮАның аеруча эре җитештерү проектларына юнәлүен билгеләде.
Республика лидеры ассызыклаганча, ИҮА кече һәм урта бизнес белән дә эшли – җитештерүләрне ачу өлкәсендә (бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр һәм туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү аша).
Әлбәттә, Агентлык турында сүз киткәч, Рөстәм Миңнеханов сөйләшүләргә ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинаны чакырды.
“Хөрмәтле эшмәкәрләр, без Сезне хезмәттәшлеккә чакырабыз. Без Сезне көтәбез, килегез”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгеләде.
Эшлекле даирәләр вәкилләре белән сөйләшү барышында экспортка ярдәм итү, импорт алмашу җитештерүләрен булдыру, коммуникацияләргә тоташтыру, инвестицион инфраструктураны үстерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм стимульләштерү кебек мәсьәләләр каралды. Очрашуда 100 дән артык эшмәкәр, дәүләт органнары һәм урынлы идарә итү органнары вәкилләре катнашты.
“Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы турыдан-туры эшмәкәрләр берләшмәсе белән аралашу буенча президент проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Республика лидеры белән очрашулар нәтиҗәсендә бер мәсьәлә дә игътибарсыз калмый, берничә сораулар, аеруча инвестицион инфраструктура үсеше һәм дөнья икътисади тирәлектә Татарстан бизнесын алга таба мавыктыру белән бәйләнгән сорауларны ТР ИҮА карый”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
Татарстан Республикасының бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов билгеләгәнчә, “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” проектының максаты – хәзерге авыр икътисади хәл шартларында аеруча актуаль булган бизнес проблемалар һәм мәсьәләләрне үзеннән белү.
2015 елда “Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү” форматында республика җитәклегенең эшмәкәрләр белән очрашулар регуляр рәвештә үтәчәк һәм ел эчендә Татарстанның күп регионнарын чолгап алачак дип планлаштырыла.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте