Кырым идарә итүчеләре Татарстанның инвестицияләрне җәлеп итүен өйрәнделәр

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина Икътисад, идарә итү һәм хокук институты “студентлары” – Кырым Республикасыннан хезмәткәрләр алдында Татарстан Республикасының инвестицияләрне җәлеп итү турында лекция белән чыгыш ясады.
Искә төшерик, Кырымлылар группасы (50 дәүләт хакимияте органнары һәм урынлы идарә итү вәкилләре, эшмәкәрләр һәм җәмгыяви эшлеклеләр) Казан вузында югары белем алалар. “Дәүләт һәм муниципаль идарә итү” юнәлеше буенча махсус белем программасы Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә тормышка ашырыла.
“Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләрне җәлеп итү механизмнары” лекциясе аудиториядә зур кызыксынуын уятты. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты әгъзасы Татарстанның инвестицион уңышлары турында җентекләп сөйләде, ул шулай ук инвестицион инфраструктура объектлары, заманча канунчыллык, “бер тәрәзә” принцибы буенча механизмнар һәм инвестицион проектларны алып бару турында сөйләде.
Мәсәлән, ТР ИҮА җитәкчесе билгеләгәнчә, инвестицион проектларны алып бару, инвестицияләрне җәлеп итү буенча махсуслашкан орган  - Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2011 елда барлыкка килде. “Карар иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен өйрәнүдән соң кабул ителде”, - дип ИҮА җитәкчесе билгеләде.
Кереш чыгыштан соң Талия Миңнуллина актив диалог режимына күчергә тәкъдим итте. Тыңлаучылар шулай күп төрле сораулар бирделәр, алар арасында Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык тәҗрибәсе, хосусый инвесторларга таләпләр, өстенлекләр, муниципаль порграммалар, акча кертү һәм мөмкин булган инвесторларны эзләү өчен приоритетлы юнәлешләр, чит ил, федераль, региональ инвестицияләрне уңай җәлеп итү тәҗрибәсе кебек темалар булды.
Сорауларга җавап биреп, ТР хөкүмәт әгъзасы Татарстанның Россия Федерациясе субъектлары арасында социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча лидерлар арасында булуын ассызыклады. Моңа да карамастан Татарстан үсешен һәм белем алуын дәвам итә, шулай ук халыкара тәҗрибә ярдәмендә һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары белән тәҗрибә алмаша.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International