2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасының Президенты Аппаратында Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашкан “Казан ачык сәләтләр университеты 2.0” Автоном коммерцияле булмаган оешма идарәсенең беренче утырышы үткәрелде.
Татарстан Республикасының Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Эчке сәясәт сораулары буенча Татарстан Республикасының Президенты Департаменты җитәкчесе Александр Терентьев утырышны үткәрде.
Үткән утырышта Идарә рәисе, Идарә рәисенең урынбасары, шулай ук “Казан ачык сәләтләр университеты 2.0” Башкарма директоры сайланды. Моннан башка оешма эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләре, “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында сәләтләр белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының чараларын тормышка ашыру буенча финанс-хуҗалык эшчәнлек планы расланды, шулай ук университет эшчәнлегенең оештыру мәсьәләләре каралды.
04.06.2015 нән №1185-р Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча әлеге оешманың Идарәсе һәм Күзәтү Советы составы расланган. Күзәтү Советына Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина керде (Совет рәисе - Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин), Идарәнең әгъзасы Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев та сайланды.
“Йолдызлар” еш кына бала чактан күренә. Безнең бурыч – аларның яктыртуына яхшы шартлар булдырырга, ә алар яшәгән күк йөзен яхшы атмосфера һәм шартлар белән тутырырга кирәк. Без үзебезнең киләчәгебезне үзебез ясыйбыз. Бәлки шундый университет безгә киләчәк Миңнехановны – Татарстан Республикасының Президентын 100 елдан соң сайларга мөмкинлек бирәчәк”, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә
“Казан ачык сәләтләр университеты 2.0” Автоном коммерцияле булмаган оешма 08.04.2015 нән №232 буенча Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары буенча оештырылды.
Оешманы булдыру максаты Татарстан Республикасында сәләтле балалар һәм яшьләргә табу, ярдәм итү һәм алып бару өлкәсендә хезмәтләрне күрсәтү. Аның приоритетлы бурычлар арасында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында сәләтләр белән стратегик идарә итү” дәүләт программасының чараларын комплекслы тормышка ашыруын оештыру булып тора. Ул 03.12.2014 нән №943 Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары буенча расланды. Икенче бурыч “Перспектива” Татарстан Республикасының яшьләр һәм балаларның интеллектуаль-иҗади потенциалын тормышка ашыру һәм үстерү Концепциясе буенча сәләтле яшьләр һәм балалар белән системалы эшне төзү булып тора (09.10.2012 нән №УП-862 Татарстан Республикасының Президенты указы кабул ителде).