Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиковның Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьос белән очрашуда катнашты. Очрашу Татарстанның Хөкүмәт Йортында үтте.
Элек 2014 елның ноябрендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Латин Америка илендә эш визиты белән булып кайтты, Богота шәһәрендә ТР ИҮА җитәкчесе Колумбия эшлекле даирәләренә Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте.
Үткән очрашу кысаларында Россия-Колумбия мөнәсәбәтләре нигезендә Татарстан һәм Колумбия арасында үзара табышлы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралды, алар шулай ук машина һәм авиа төзелеше, нефть һәм химия, медицина, белем алу һәм мәдәният өлкәләрендә булды.
Белешмә
Колумбия-Россия сәүдә палатасы – Колумбия һәм Россия арасында зур сәүдә потенциалын үстерү һәм Россиядә бизнесны алып баручы һәм бу ил белән сәүдә элемтәләрен ныгытуда кызыксынган Колумбия эшмәкәрләре инициативасы буенча барлыкка килгән коммерцияле булмаган оешма. Колумбия-Россия сәүдә палатасы максаты – Россия Федерациясе һәм Колумбия арасында ачык эшмәкәрлек, инвестицияләр һәм эшлекле сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне алга таба мавыктыру, шулай ук аларга ике ил арасында мөмкин булган яңа бизнесны табуда ярдәм күрсәтү булып тора.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
Фоторепортаж: http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/photo.htm/photoreport/667395.htm