Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиковның Чехия Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба белән очрашуда катнашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт Йортында үтте.
Искә төшерик, Президент Рөстәм Миңнеханов Чехиянең республика тышкы икътисади мөнәсәбәтләрдә зур ролен күп тапкыр ассызыклады. Мәсәлән, 2014 елның 6 ноябрендә Казан Кремлендә үткән Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов Чехиянең Татарстан тышкы икътисади партнерлары арасында алда баручыларның берсе булып торуын ассызыклады.
Бүгенге очрашу барышында яклар Чехия һәм Татарстанның, шулай ук сәнәгый җитештерү һәм инвестицияләр өлкәсендә үзара табышлы хезмәттәшлек юнәлешләре турында сөйләштеләр.
Визит кысаларында Чехия делегациясе Иннополис – “акыллы шәһәр” һәм Татарстан территориясендә көчле инвестицион мәйданның тантаналы ачышында катнашачак дип көтелә.
Белешмә
Татарстан шулай ук Чехия Республикасы Хөкүмәте раслаган хезмәттәшлек өчен приоритетлы булган Россия Федерациясенең алты регионы арасына керә. 2011 елның июнендә Казанда Чехиянең виза үзәге ачылды.
2014 елның мартында «FAVEA» Чехия компаниясе һәм «Татхимфармпрепараты» ААҖ арасында мазь һәм гель формасында дару препаратларын җитештерү буенча цехын төзүгә контрактка кул куелды. Шулай ук машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, шәһәр тирәлеген үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек бара.
Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе һәм Чехия Республикасының Фәннәр Академиясе арасында хезмәттәшлек үсеше бара. Фәнни-техник хезмәттәшлек буенча килешүгә 2010 елда Прага шәһәрендә куелды. 2014 елның маенда Чехиядә дүртенче тапкыр “Сәләт” Прага мәктәбе үтте. Хәзерге вакытта Казанның ике урамы Чехия язучысы Ярослав Гашек һәм Чехия журналисты, җәмгыяви эшчесе Юлиус Фучик исемнәрен белән аталган (мәгълүмат Татарстан Республикасының Президенты Матбугат хезмәтеннән).