Рөстәм Миңнеханов Колумбия делегациясе белән очрашты

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендә Колумбия-Россия сәүдә палатасы президенты Оскар Лопес Боланьос белән очрашу үтте. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Элек 2014 елның ноябрендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегация Латин Америка иленә эш визиты белән килде, Богота шәһәрендә ТР ИҮА җитәкчесе Колумбия эшлекле даирәләренә Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте.

Үткән очрашу кысаларында Татарстан һәм Колумбия арасында авиа сәнәгате, инженер хезмәтләрен тәэмин итү, туризм, аграр-индустриаль сәнәгатендә продуктларны коммерциализацияләү, массакүләм куллану инновационн продуктлары һәм төзелеш өлкәләрендә үзара табышлы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралды.

Латин Америка иле делагациясенең визит программасында “Колумбия-Татарстан” хезмәттәшлеге буенча “түгәрәк өстәл”дә катнашу, дәүләт органнары вәкилләре белән очрашу, инвестицион һәм инновацион инфраструктура объектларын карау бар.

 

Белешмә

Колумбия-Россия сәүдә палатасы – Колумбия һәм Россия арасында зур сәүдә потенциалын үстерү һәм Россиядә бизнесны алып баручы һәм бу ил белән сәүдә элемтәләрен ныгытуда кызыксынган Колумбия эшмәкәрләре инициативасы буенча барлыкка килгән коммерцияле булмаган оешма. Колумбия-Россия сәүдә палатасы максаты – Россия Федерациясе һәм Колумбия арасында ачык эшмәкәрлек, инвестицияләр һәм эшлекле сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне алга таба мавыктыру, шулай ук аларга ике ил арасында мөмкин булган яңа бизнесны табуда ярдәм күрсәтү булып тора.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International