Бүген Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов МИЗ “Алабуга” территориясендә асып куела торган түшәм плиталары җитештерүче “Армстронг” корпорациясенең заводын ачты. Бу корпорациянең дөньяда 32 нче заводы булып тора: бүген бөтендөнья танылган брендның инде 8 илдә җитештерүе бар, 132 дистрибьютор үзәге Россиядә бар.
Тантаналы церемониядә Ворлд Индастрис компаниясе президенты Мэтт Эспе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
“Бүген без Армстронг компаниясенең дөнья дәрәҗәсендәге түшәм плиталарын җитештерүче иң заманча заводларының берсен ачабыз. Элекке бу материаллар илебезгә чит илләрдән китерелә иде. Шуңа күрә әлеге производство иморт алыштыручы. Һәм Россия өчен генә түгел, ә БДБ илләре өчен дә”, - дип республика лидеры билгеләде.
Яңа проект регион өчен уникаль сыйфатламалар ала. Шулай Татарстанда җитештерү күәте елга 20 млн. кв. м. түшәм плитәләре тәшкил итә: шундый күләм бергә алынган Словения, Македония, Колумбия базарларының соравын канәгатьләндерә ала. Заводта минерал сүстән 3 төрле панель чыгарыла, җитештерүне киңәйтү планлаштырыла.
Элек 2014 елның ноябрендә җитештерүнең сынау эксплуатациясе кертелде, ул заводның югары сыйфат стандартын раслады. Шулай яңа объектта экологик чимал кулланыла: минераль сүс, балчык, су һәм башка табигый компонентлар.
“Билгеле булганча, экологик һәм шул ук яктан югары технологияле инвестицион проектлар Татарстан өчен приоритетлы булып тора. Шундый җитештерүне ачу республиканың социаль-икътисади үсешенә генә түгел, әмма киләчәк буын Татарстанлыларның яшәү нигезен тәшкил итүче табигый байлыкларны рациональ куллану, саклауга өлешне кертә”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте