Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөтенкытай милли вәкилләр җыелышы (КМР парламенты) Даими комитеты рәисе Чжан Дэцзян белән очрашты. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Делегацияне сәламләгәч, Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәнәгый мәйданнарны булдыру, туры авиа элемтәсен урнаштыру буенча Кытай тәҗрибәсен алдагы өйрәнүдә кызыксынуын билгеләде.
Азия иле делегациясе җитәкчесе үз чиратында Казан һәм КМР шәһәрләре арасында туры авиа элемтәсен булдыру һәм бердәм инвестицион проектларны тормышка ашыруга ярдәм итү турында әзерлеген билгеләде.
Кытай дәүләт системасында өченче шәхес булган хөрмәтле кунак шулай ук Татарстанның мөһим өстенлеге – уңай географик урын алу, республикада фәнни-техник кластеры, мәгариф һәм сәнәгатьнең үсеш алуын билгеләде. Татарстан үз үсеш планы буенча бара дип Кытай парламенты башлыгы ассызыклады.
“Татарсан Россия регионнары арасында безнең ил белән аралашу буенча лидерлык позициясен ала һәм бездә аралашуның зур потенциалы бар. Безне хезмәттәшлек кысаларында киң перспектива һәм ачык киләчәк көтә дип ышанам”, - дип Даими комитет җитәкчесе билгеләде.
Моннан башка Чжан Дэцзян әфәнде Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистраль проектына зур игътибар итте: Кытай әлеге проектның югары табышлылыгын көтә һәм аңа инвестицияләр күләмен арттырырга ниятләнә. Моннан башка, Югары тизлекле магистраль ярдәмендә Кытай туристлар агымын берничә тапкырга арттырырга планлаштыра.
Хөрмәтле кунак Кытай икътисады уңышлары турында җентекләп сөйләде. Шулай 2014 ел нәтиҗәләре буенча икътисад күләме 14 трлн. доллар тәшкил итте, алардан 4 трлн. доллар башка илләр белән товар әйләнеше тәшкил итә. КМР 230 төр сәнәгать продукциясен чыгара һәм товар әйләнеше күләме буенча дөньяда беренче урынны ала.
План буенча Тулай эчке продукция елга 7% тәшкил итергә тиеш, бу 2015 елның беренче кварталы факт күрсәткечләренә туры килә, узган 30 елда ТЭП үсеше уртача 9,4% тәшкил итте дип Кытай парламенты башлыгы билгеләде.
Чжан Дэцзян әфәнде шулай ук Азия иленең инвестицияләрне җәлеп итү күләме буенча дөньяда беренче урынын алуын ассызыклады: 30 ел эчендә 1,5 трлн. доллар һәм 2014 елда 100 млрд. доллар; Кытай инде үзе зур дөнья инвесторына әйләнә һәм аңа Татарстан партнер буларак кызык.
“Әлбәттә Россиядә Кытай инвесторлары өчен яхшы шартлар булуы мөһим”, - дип Дэцзян әфәнде билгеләде.
Татарстан лидеры сүзләре буенча ул Кытай тәҗрибәсен югары бәяләү һәм инвесторларны комфортлы шартлар белән тәэмин итүдә әзерлеген билгеләде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чжан Дэцзянны алдагы икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү максаты белән Татарстанга яңадан чакырды.
Очрашуда Кытай Милли Республикасының Генераль консуллыгының Казанда ачуы билгеле булды, моңа килешү булдырылачак.
“Шундый югары дәрәҗәдәге дәүләт эшлеклесенең безнең республикага визиты Россия-Кытай аралашуы кысаларында үскән Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләренең махсус мөһимлеген ассызыклый, Татарстан һәм КМР ның яңа, тарихи битен ача”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов
Фоторепортаж: http://president.tatarstan.ru/photo/show/39997